Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Бурдан кала, уттан калмый

Газетабызның алдагы саннарының берсендә Татарстанда 17 апрельдән 10 майга кадәр янгынга каршы махсус режим кертелүе хакында хәбәр иткән идек.

Шушы уңайдан Түбән Кама мэры Рамил Муллин җитәкчеләрнең «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә районда янгын куркынычсызлыгы турында сөйләде. Мэр әйтүенчә, ел башыннан бирле 49 янгын теркәлгән, аларда ике кеше үлгән. Һәлакәтләрнең төп сәбәпләре — ут белән саксыз эш итү һәм алкоголь. 

«Янгын чыгу очраклары арту нык борчый, алар күбрәк басу-кырларда, коры үлән булган урыннарда чыга. Соңгы елларда 200 ләп шундый янгын чыгу очрагы теркәлгән», — дип билгеләп үтте Р. Муллин. 

Мэр территорияләрне тулысынча ревизияләү турында карар кабул ителгәнлеге турында әйтте. «Хуҗасыз участоклар булырга тиеш түгел. Һәр җир участогы хуҗалары тарафыннан күзәтелергә тиеш», — диде ул. Моннан тыш, шәһәр башлыгы районның яңа янгын сүндерү бүлеген ачу эшен башлаганын сөйләде. 

Янгынны булдырмый калу максатларында 7 төркем эше оештырылган, аларда 30 кеше җәлеп ителгән. Төркемнәрдә янгынга каршы федераль хезмәт, федераль дәүләт янгын күзәтчелеге, эчке эшләр органнары хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы янгынга каршы көрәш һәм урман хуҗалыгы хезмәткәрләре бар. 

Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Түбән Кама районара бүлеге дә басуларда корыган үләннәрне яндырырга ярамаганлыгы хакында кисәтә. Саксыз төртелгән ут нәтиҗәсендә үләндә яки туфрак өстендә яшәүче барлык хайваннар диярлек һәлак була, сирәк очрый торган кошларның оялары юк ителә. 

Башка еллар тәҗрибәсе күрсәткәнчә, язгы чорда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу сәбәпле, янгыннар саны арта. Актаныш районында булган күңелсез очрак хакында күпләрегез ишеткәндер инде. Анда янгыннан бер катлы ике торак йорт һәм бер катлы өч торак булмаган йорт зыян күрә. Әлегә фаразлар буенча — бакчаларның берсендә узган елдан калган коры үләнне яндырганнар. 

Шәһәрнең тирә-ягындагы буш басуларда әледән-әле янгын чыгып торуы түбәнкамалыларны да битараф калдырмый. 

Рәшит Камалов: «Әле шушы көннәрдә генә ике баланың басуга ут төртүен үз күзләрем белән күрдем. Шактый нык ачуландым, алай эшләргә ярамаганлыгы хакында кисәттем. Ярый әле, ерак түгел булып, вакытында күреп өлгердем. Ә бит күпме басу-кыр яна. Кечкенә балалары булган әти-әниләр янгын куркынычсызлыгы хакында гаиләләрендә җитди сөйләшсеннәр иде». 

Кадрия Сөләйманова: «Бакчачы сезоны әле ачылмады да. Күпләр инде үзләренең участокларына килеп, чистарту эшләренә керештеләр. Һәм әлбәттә, күбесе узган елгы коры-сары үләнне ут төртеп яндыра башлады. Югыйсә, бер җиргә күмеп кенә куйса, күпме ашлама буласы. Әле алай гына да түгел, пластик, резина һәм башка чүп-чар яндыручылар да бар». 

Әйе, халык юкка гына «бурдан кала, уттан калмый», димәгәндер. Кулыгызга шырпы алып ут төрткәнче, яки тәмәке төпчегегезне сүндермичә ташлап калдырганчы, аның нинди нәтиҗәләргә китерәчәге хакында уйласагыз иде.

Фото: Татар-информ.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев