Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Бу - әһәмиятле

Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге юбилеен билгеләп үтте

Бәйрәм чараларының пленар утырышы шәһәрнең Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназиясендә башланды.

Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге оешуга 25 ел тулу уңаеннан шәһәребездә бик күп истәлекле чаралар узды. 

Шәһәр тарихы белән чагыштырганда чирек гасыр вакыт күп тә түгел кебек. Ләкин бу истәлекле вакыйга еллар саны белән генә түгел, башкарылган эшләр, аларның үтемлелеге, халык белән эшләүдәге нәтиҗәлелек белән кыйммәтле. Гомумән, республика күләмендә милли мәсьәләләр турында сүз барганда шәһәребез исеме үзәк урыннарны били. Әлбәттә, моның Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге эшчәнлеге нәтиҗәсе икәне бәхәссез. Бу эшләрдә Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Рөстәм Ганиевнең тырышлыгы, аның тотрыклы командасындагы әгъзаларның активлыгы бәяләп бетергесез.

Юбилейга багышланган чарага Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров; Конгресс башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов; Конгрессның татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев, Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмалары җитәкчесе, региональ «Ак калфак» татар хатынкызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова һәм республикабызның башка кайбер төбәкләреннән мәртәбәле кунаклар килгән иде. 

Башта кунакларга шәһәр буйлап экскурсия оештырылды. Алар, беренче чиратта, әле шушы җәйдә генә төзекләндерелгән Габдулла Тукай исемендәге Уку һәм ял паркы белән таныштылар, бөек шагыйрьнең hәйкәленә чәчәкләр салдылар. Шунысы куанычлы, бу уникаль паркның проект авторы, Бөтендөнья татар конгрессының башкарма директоры, Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Фирдәвис Ханов та шунда булып, кунакларга паркның барлыкка килү тарихы турында сөйләде. 

Экскурсиядә икенче тукталыш шулай ук бөек шагыйребез исеме белән бәйле — кунаклар Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханә һәм Апуш балалар китапханәсе белән таныштылар. Китапханәләрне юкка гына «белем чишмәсе» димиләр. Бу сүзләр Гөлназ Арсланова җитәкчелегендәге үзәк китапханәгә — шәһәребезнең мәгърифәт үзәгенә аеруча туры киләдер. Чөнки аннан ел әйләнәсе китап сөючеләр өзелми. Әле алай гына түгел, китапханәдә даими рәвештә күпсанлы очрашулар булып тора. Милли җанлы шәхесләрне, татар халкының мәшһүр улларын, кызларын халыкка тәкъдим итүче, аралаштыру мөмкинлеге тудыручы, мәгърифәт нуры таратучы үзәк тә әле ул Габдулла Тукай исемендәге китапханә. Кунаклар аның эшчәнлеген югары бәяләде...

64 нче «Сөембикә» балалар бакчасында кунакларны урамда ук каршы алдылар. Сабыйларның өлкәннәр белән бергә уен, җыр, бию аша җитди эш белән шөгыльләнүләре тасвирланган умартачылык, йон эрләү, себерке бәйләү буенча осталыкларын тамаша кылгач, эчке якка үттеләр. 

Балалар бакчасы мөдире Нурзия Мирхазова, килгән кунакларга балалар бакчасы коллективының Бөтендөнья татар конгрессы Түбән Кама бүлеге җитәкчелеге белән берлектә, туган телебез — татар телен Тукай бөеклегендә саклау һәм яклау максаты белән оештырылган, инде 14 ел рәттән уздырылучы «Без — Тукай варислары», «Сөйкемле бала», «Мин бәхетле гаиләм белән» дип исемләнгән проектлар үтәлеше турында сөйләде. Нурзия Рәшит кызы әлеге чараларга Рөстәм Ганиев иганәчелек ярдәме күрсәтүен дә ассызыклады. Күпләп методик әсбаплар, балалар китаплары нәшер итеп, республика күләмендә тарату эшендә дә, «Без Тукайлы халык мәңгегә!...» дип исемләнгән грант отуда да Конгрессның Түбән Кама бүлегенең роле зур булуын әйтте. 

Шулай ук, милли нур бөркелгән якты залда, холда һәм төркемнәрдә 1, 8, 12, 15, 27, 32, 44, 47, 49, 64, 74, 76, 78, 83, 86, 87, 94, 98, 100 нче балалар бакчалары педагогларының алдынгы эш тәҗрибәләре белән уртаклашу мөмкинлеге дә тудырылган иде. Барысында да татар теленә, әби-бабайларыбызның гореф-гадәтләренә, төрле һөнәр ияләренә булган җылы мөнәсәбәтләр чагылды.

Соңрак Халык иҗаты йорты сәхнәсендә дә 64 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләренең туган телебезгә мәдхия җырлаучы, 100 нче балалар бакчасы балаларының ялкынлы биюе тамашачылар күңеленә хуш килде, милли бер бизәккә әверелде.

Әхсән Фәтхетдинов музеенда картиналар белән танышкач, кунаклар шәһәребезнең Халыклар дуслыгы йортына юнәлде. Аларны биредә төрле милли иҗтимагый оешмалар вәкилләре каршылады. Һәрберсе үзенең кунакчыллыгын күрсәтте. 

Бәйрәм чараларының пленар утырышы шәһәрнең Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназиясендә башланды. Гимназия укытучылары һәм укучылары, директорлары Айгөл Гаязова җитәкчелегендә, кунаклар өчен матур бәйрәм программасы әзерләгәннәр. Уку йорты фойесында татар халкының мәшһүр шәхесләренә, милләтебезнең күркәм йолаларына һәм гореф-гадәтләренә багышланган тирән эчтәлекле күргәзмә оештырылган, милли киемдәге укучылар туган телдә матур итеп шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар, халык һөнәрләренә багышланган мәйданчыклар эшләп торды. 

Гимназиянең актлар залында Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән, тәбрикләү сүзләрен җиткерде, Рәхмәт хатлары тапшырды. Бөтендөнья конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Рөстәм Ганиев башкарылган эшләр турында хисап тотты. 

Пленар утырышта шулай ук Түбән Кама районы башлыгы, шәһәр мэры Радмир Беляев та катнашты. Ул үзенең чыгышында халыкның яртысыннан артыгын татарлар тәшкил иткән шәһәрдә һәм районда татар мәдәниятен саклауның мөһимлегенә басым ясады.

«Без татар телен өйрәнүгә ярдәм итүгә юнәлдерелгән яңа проектларны гамәлгә ашырырга планлаштырабыз. Бездә мәгариф, спорт, яшьләр сәясәте объектлары бик күп, алар белән барыбыз да хаклы рәвештә горурланабыз. Минем уйлавымча, безнең казанышларны башка төбәкләрдән килеп өйрәнүләре — яхшы күренеш», — диде ул. Чыннан да, тантанага шулай ук күрше районнардан Бөтендөнья татар конгрессының җирле оешма җитәкчеләре дә килгән иде. 

Пленар утырыштан соң, тантаналы чаралар Халык иҗаты йортында дәвам итте. Анда Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, җирле оешманы юбилей уңаеннан котлап, Түбән Камада татар иҗтимагый хәрәкәте үсешенә өлеш керткән һәркемгә рәхмәтен җиткерде. Юбилей чаралары кысаларында катнашучыларны Халыклар дуслыгы йорты, мәгариф учреждениеләре эше, Түбән Кама халкының мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге казанышлары белән таныштырдылар. Концерт номерлары татар халкының кабатланмас рухимәдәни мирасын ачык чагылдырды һәм милләтебезнең бөеклеген тагын бер кат раслады. Биредә, шулай ук, катнашучыларны татар халкының тарихы белән якыннанрак таныштыру өчен күргәзмәләр, остаханәләр дә оештырылган иде. Әлбәттә, тәбрикләү чыгышлары җыр-биюләр, төрле уеннар белән үрелеп барды. 

Тантаналы көнне бик күп бүләкләр тапшырылды. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли советы рәисе Васил Шәйхразиев исеменнән НТР медиахолдингы коллективын да Рәхмәт хаты белән билгеләп үттеләр. 

Тантаналы чарада «Татар һәм төрки халыклар милли конгрессы» президенты Рөстәм Ямалиев та катнашты. «Мин Россия буенча күп йөрим. Төрле төбәкләрдәге иҗтимагый оешмалар белән чагыштырганда, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлегенә бик актив егетләр, кызлар тупланган. Биредә яшьләр дә, «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы вәкилләре дә, иҗтимагый оешма активистлары да бик күркәм эшләр алып бара һәм аларны әлеге эшләргә рухландыручы Рөстәм Мәҗит улы, минемчә, Түбән Кама конгрессы эшен югары дәрәҗәдә оештырган», — диде милләтпәрвәр якташыбыз. 

Бу чара, башка төбәкләрдән килгән кунакларга үзебезнең конгресс эшчәнлегендәге уңышларны күрсәтү генә түгел, тәҗрибә уртаклашу, фикерләшү, милли багланышларны ныгыту да булды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев