Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Бөтендөнья татар конгрессы Түбән Кама бүлегенең йомгаклау утырышы узды

Татар халкының гореф-гадәтләрен күңел төбеннән тартып чыгарып, чын ихтыяҗлы булуына инанып оештыруны максат итеп куя конгресс әгъзалары.

Бөтендөнья татар конгрессы Түбән Кама бүлегенең йомгаклау утырышына татар милләтенең асыл ир-егетләре, гүзәл затлары җыелып, еллык эшкә нәтиҗә ясадылар. 

Ел дәвамында үткәрелгән чараларның, башкарылган эшләрнең барысы да яшь буында ана теленә мәхәббәт уятуга, милли гореф-гадәтләр белән таныштыруга, милли мохиттә тәрбияләүгә, телебезне һәм мәдәниятебезне үстерүгә юнәлтелгән. Татар халкының гореф-гадәтләрен күңел төбеннән тартып чыгарып, чын ихтыяҗлы булуына инанып оештыруны максат итеп куя конгресс әгъзалары. 

Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Рөстәм Ганиев яхшы команда туплаган. Араларында Түбән Кама шәһәре татарлары тормышында актив катнашучы, алай гына да түгел, бик күп бәйрәмнәрнең иганәчесе Рафис Мостафин, шулай ук халкыбызның онытыла барган йолаларын кайтаруда күп көч куйган һәм бүләкләр белән сабыйларны даими сөендереп торучы «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Гөлсинә Галиуллина, узып баручы елда Габдулла Тукай премиясенә лаек булган, күренекле архитектор Фирдәвис Ханов, исеме үк миллилекне чагылдырган, татарның күп кенә шәхесләре белән очрашулар оештырган Кол Гали исемендәге китапханә мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина, «Татар гаиләләре» фонды җитәкчесе Нурзия Мирхазова, төбәк тарихын өйрәнү бүлеге җитәкчесе Айдар Хәмзин, яшь кенә булса да шәһәребезнең татар дөньясы тормышында актив катнашкан Дауд Хәбибуллин һ.б. бар. 

Әйе, Түбән Камада бер генә чара да, Татар Конгрессыннан башка узмый. Ә ел буена узган бәйрәмнәрне, кичәләрне, эшлекле очрашуларны саный башласаң, очына чыга торган түгел. Шуларның иң-иңнәренә генә тукталып узмый ярамас. Әйтик, бары тик безнең районда гына шулай зурлап уздырыла торган «Балалар Сабантуе». Ташлык авылында узган бу бәйрәмгә күрше районнардан да шактый күп кунаклар килде. 

Түбән Камада гына түгел, Татарстанда да күпләргә таныш «Нардуган» җыр һәм бию ансамбле — ел буена төрле чараларда катнашып, бик күп дипломнарга ия булган, данлыклы коллектив.

Һәр бәйрәмнең йөзек кашы булган «Илһам» җыр театры, күңелләре белән мәңге яшь булган «Талир тәңкә» коллективлары, үзләренә генә хас булган сатира һәм сарказмга корылган юмор осталары «Мунча ташы» артистлары белән кулга кул тотышып эшли Татар конгрессы. 

Ел саен шәһәребездә «Түбән Кама гүзәле» һәм «Түбән Кама батыры» конкурсларында шәһәребезнең уңган, булган, оста кыз-егетләре катнашты.

Гөлназ Арсланова җитәкчелегендәге берләштерелгән китапханәләр системасы хезмәткәрләренең эшен санап чыгарлык түгел, алар башка коллективларга да үрнәк. Бер генә бәйрәм дә безнең китапханәчеләребез игътибарыннан читтә калмый. 

Менә шулай эшләгән эшләрне барлап, хисап тоту белән бергә утырышта киләсе елга эшләнәсе эшләр барланды. Әйтик, татар радиосы оештыру, чараларга башка халык вәкилләрен җәлеп итү, башка райондагы БТК бүлекләре белән тәҗрибә уртаклашу һ.б. 

Менә шулай үзара дус-тату, берләшеп һәм бергәләшеп эшләгәндә милләтебез, телебез югалмас.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев