Биш түбәнкамалы контракт буенча хезмәт итәргә китте
Сугышчылар Үзәк хәрби округ һәм Донецк Халык Республикасы бүлекчәләрендә хезмәт итәчәк, махсус хәрби операциядә катнашачак.
25 августта контрактчы хәрбиләрнең чираттагы төркеме Түбән Камадан хезмәт урыннарына китте. Сугышчылар Үзәк хәрби округ һәм Донецк Халык Республикасы бүлекчәләрендә хезмәт итәчәк, махсус хәрби операциядә катнашачак.
Хәрбиләрне Түбән Кама һәм Түбән Кама районы хәрби комиссары Газинур Ситдыйков, руханилар, «Сугышчан туганлык» ветераннар оешмасы вәкилләре, шулай ук хәрбиләрнең туганнары озатты. Шулай ук сугышчыларны Ирек Гыйльманов озатып калды, аның ике улы хәзерге вакытта МХО зонасында хезмәт итә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев