Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Беренче майда Түбән Камада концертлар, мастер-класслар һәм спорт уеннары узачак

14 сәгатьтә Тукай исемендәге паркта флешмоб һәм күчмә уеннар башланачак.

Беренче майда Түбән Камада төрле чаралар узачак. Шәһәрлеләр өчен спорт уеннары, квестлар, мастер-класслар, фильмнар күрсәтү, балалар өчен спектакль, бәйрәм концерт программалары әзерләнгән. Чаралар программасын хакимиятнең матбугат хезмәте бастырып чыгарды.

14 сәгатьтә Тукай исемендәге паркта флешмоб һәм күчмә уеннар башланачак, китап күргәзмәсе ачыла. 17 сәгатьтә түбәнкамалыларны концерт программасына чакыралар.

«Семья» паркында бәйрәм чаралары 13 сәгатьтә башлана. Шәһәрлеләрне музыкаль-күңел ачу программасы, уеннар һәм концерт көтә.

«Кояшлы алан» да да төрле активлыклар әзерләнгән. Сәгать 10да күңелле стартлар, армрестлинг буенча ярышлар, шахмат һәм волейбол уеннары, бокс буенча мастер-класс башланачак.

13 сәгатьтә Түбән Кама халкын «Первомайские забавы» бәйрәменә «Велики» паркына чакыралар, ә 17 сәгатьтә барысын да Лемаев исемендәге скверда концертка көтәләр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев