Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Белгечләр салкыннарда өшүдән саклану кагыйдәләрен искә төшерде

Өшегән очракта шунда ук табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә татарстанлыларга суыкта өшүдән ничек сакланырга кирәклеген искәрттеләр. Бу хакта Татар-информ хәбәр итә.

Туңган очракта тиешенчә җылынырга, җылы бүлмәдә берничә сәгать утырырга һәм ашарга кирәк. Өшегән очракта шунда ук табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Әгәр дә медицина ярдәме булмаса, зыян күрүчегә түбәндәге ярдәм күрсәтелергә мөмкин:

• Зыян күрүченең киемен алмаштырыгыз һәм аны җылы одеял белән төрегез. Тәннең җәрәхәтләнгән урыннарына кагылмаска тырышыгыз;

• Аны 40-42 градуслы җылы суда җылытыгыз. Бите яки колаклары өшегән булса, йомшак сөлге белән җылы компресс ясагыз;

• Тән тиресе алсуланып киткәч, аны тиешенчә корытыгыз һәм өшегән урынны чиста тукыма белән бәйләп куегыз;

• Зыян күрүчегә алкогольдән тыш теләсә нинди җылы эчемлекләр эчертегез;

• Авыртуны басучы дарулар бирергә мөмкин.

Шулай ук ведомствода тагын бер кат янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшерәләр: спиртлы эчемлекләрне чамадан тыш кулланмагыз һәм баркайчан да ятакта тәмәке тартмагыз. Балаларны һәм кабызылган электр приборларын караусыз калдырмагыз.

Бәла-каза булган очракта сез 112 ашыгыч ярдәм хезмәтенең бердәм номеры буенча шалтырата аласыз.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев