Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Батырлыкка юл кайдан башлана?

16 нчы мәктәпнең «Яшь армия» отрядына Украинада һәлак булган гвардия майоры Альберт Хәмит улы Галиәхмәтов исемен бирү һәм аңа багышланган хәтер почмагын ачу чарасы узды.

Альбертның укытучылары Рушания Мөхәммәтҗанова һәм Елена Шәйхалиева искә алганча, ул игътибарлы, кызыксынучан, ачык күңелле бала була.

«Игелекле, тыйнак, хәтта бераз оялчан. Аңа таянырга була иде: сүзендә тора, кирәк булганны артык сүзләрсез эшли иде», — дип искә ала сыйныф җитәкчесе Елена Анатольевна. 

Өлкән сыйныфларда Альберт төрле спорт түгәрәкләренә йөри, 16 нчы мәктәптә каратэ секциясендә шөгыльләнә. 

Әтисе Галиәхмәтов Хәмит Нургали улы Германиядә һәм Бурятиядә хезмәт итә. Өлкән пр апорщик дәр әҗә сендә отставкага чыккач, ул янгын сүндерү бүлегендә эшли. 

Альберт та әтисе кебек хәрби булырга хыялланып, Казан югары артиллерия команда училищесына укырга керә. Әлбәттә, катлаулы имтиханнарга әзерләнүдә 17 нче мәктәптә математика укыткан әнисенең дә ныклы ярдәме булгандыр... 

Альбертны язмыш алып барганмы, әллә ул үзе язмышын ясаганмы, билгесез. Дуслары, сыйныфташлары әйтүенчә ул беркемне дә сүз белән дә, кул белән дә рәнҗетмәгән. Училищены тәмамлаганнан соң өч ел Россия Кораллы Көчләре сафларында Улан-Удэ һәм Кяхта шәһәрләрендә хезмәт итә. Хәрби вазыйфаларын төгәл һәм тырышып үти — берничә елдан ул өлкән лейтенант, аннары капитан һәм майор офицер дәрәҗәләренә ирешә, «Хәрби хезмәттә аеруча тырышлыгы өчен» 3 нче һәм 2 нче дәрәҗә медальләр белән бүләкләнә. 2020 елны А. Галиәхмәтов Сүриядәге террорчылык формированиеләренә каршы хәрби операциядә катнаша. Шул ук елны «Сүрия Гарәп Республикасы операциясендә катнашкан өчен» медаленә лаек була. 

2022 елның 6 апрелендә Альберт Украина территориясендә махсус хәрби операциядә катнашу өчен мобилизацияләнә. Гвардия майоры А. Галиәхмәтов штаб начальнигы, Көнчыгыш хәрби округының 36 нчы гомуми гаскәр армиясенең 5 нче аерым гвардия танк бригадасының үзйөрешле гаубицаартиллерия дивизионы командиры урынбасары була. 

2023 елның 11 мартында Украинада хәрби бурычларны үтәгәндә, Альберт Хәмит улы Галиәхмәтов Донецк Халык Республикасының Докучаевск шәһәре янындагы сугышта һәлак була. Украина милләтчеләре фронтның бу өлешендә берничә тапкыр һөҗүмгә күчеп карыйлар, канлы бәрелешләр уза. Известняк чыгарыла торган карьерлар аша безнең гаскәрләрнең тылына чыгарга уйлыйлар. Әмма гвардия майоры А. Галиәхмәтов командалык иткән үзйөрешле гаубица расчетлары дошман отрядларын тупка тотып, аларны тар-мар итәләр. Россия Президенты В. В. Путин Указы нигезендә кыю якташыбыз Батырлык ордены белән бүләкләнә (үлгәннән соң). 

Альберт Галиәхмәтов исемендәге яшь армиячеләр отряды почмагын ачу хокукы 16 нчы мәктәп активистлары, уку отличниклары Максим Әптрәхимовка һәм Аделина Галәветдиновага бирелде. Түбән Кама шәһәре һәм муниципаль районы хәрби комиссары Газинур Ситдыйков үз чыгышында кыю һәм батыр ул тәрбияләгән өчен аның әтиәниләренә, укытучыларына җылы рәхмәт сүзләрен җиткерде. Түбән Кама мәгариф ветераннары советы рәисе Рәшид Госман улы Галиәхмәтов һәм отставкадагы майор Казбек Карам улы Ризванов чарада катнашучы укучыларны герой якташыбыздан үрнәк алырга чакырдылар, аның исеменә лаек булырга өндәделәр. 

16 нчы мәктәп күп еллар буе хәрби-патриотик эшчәнлек буенча шәһәребездә алдынгылар сафында. Узган гасырның 80 нче елларында мәктәп базасында оештырылган социаль-педагогик комплекс (СПК) комсомолның Муса Жәлил исемендәге премиясенә лаек булган иде. Бүген Наталья Михайловна Найденко житәкләгән мәктәп музее шулай ук бик нәтиҗәле эшли. Якын арада анда Альберт Галиәхмәтовка багышланган яңа экспозиция ачылачак.

Фәрит Вагыйзов, аксакаллар шурасы сәркатибе
Фото шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев