Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

«Батыр» түбәнкамалылар гаилә спорт бәйрәмендә катнашты

«Сәламәтлек көне» «Шинник» спорт комплексында узды.

Түбән Камада «батыр кешеләр» декадасын зур спорт бәйрәме белән ачып җибәрделәр. «Сәламәтлек көне» «Шинник» спорт комплексында узды һәм 300дән артык катнашучыны җыйды.

«Без барлык теләүчеләрне чакырдык. Бу инклюзив чара. Биредә коррекцион мәктәпләрдә, интернат-мәктәпләрдә укучы балалар катнаша, алар командаларга берләшеп, спорт ярышларында көч сынашырга килгән кешеләр. Бездә һәр ярыш «станцияләр» дип атала: боулинг, йөгерү, пирамида. Әлеге ярышлар команда булдыруга хезмәт итә», — дип сөйләде Түбән Кама муниципаль районы башлыгының инклюзияне үстерү мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Алинә Вәлиева.

Спорт ярышларында барлыгы 13 команда — 300гә якын кеше катнашты. Аларга ярдәм итәргә туганнары һәм дуслары килгән иде.

Чара зур концерт һәм чәй табыны белән тәмамланды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев