Балалар һәм аналар сәламәтлеген кайгыртып
Шушы көннәрдә махсус комиссия балаларга медицина ярдәме күрсәтү учреждениеләрендә булып кайтты.
Күчмә утырышта мәгариф, мәдәният, спорт, милли сораулар, экология, сәламәтлекне саклау, халыкны социаль яклау буенча совет вәкилләре катнашты.
Комиссия әгъзалары иң беренче булып, бала тудыру йортындагы капиталь ремонт эшләре белән танышты. Перинаталь үзәкле балалар хастаханәсе бүгенге көндә эре дәвалау учреждениесе булып тора. Ул «балачак» һәм «бала табуда ярдәм итү» бүлекчәләре буенча түбәнкамалыларга гына түгел, Кама аръягының 20 районында яшәүче хатын-кызларга хезмәт күрсәтә. Үзенең эш куәте буенча перинаталь үзәк Татарстанда дүртенче урынны били. Биредә бәби табучылар саны 5 меңгә кадәр җитә ала.
Бала тудыру йортында капиталь ремонт бер ел элек башланып киткән иде. Хәзерге вакытта фасад эшләрен төгәллисе, кирәкле җиһазларны кайтартып бетерәсе бар. «Биредә безнең ашыгыч һәм кичектергесез рәвештә йөкле хатын-кызларны кабул итү бүлеге, яңа туган балалар патологиясе бүлеге булачак. Бу — бала тудыру йортыннан чыкканнан соң кире килгән бер айга кадәрге балалар. Ягъни, аларны өйгә кайтарып җибәргәннән соң нәрсә дә булса килеп чыкса, аларны дәвалау өчен аерым бүлек каралган һәм анда керү юллары да төрле булачак», — дип аңлатты Түбән Каманың перинаталь үзәкле балалар хастаханәсе баш табибы Алексей Толстиков.
Корпусның икенче катында өр-яңа операция блогы урнашачак. Биредә Кесарев кисеме белән һәм гадәти юл белән бала таптыру каралган. Якында гына яңа туган балалар реанимациясе бүлеге булачак. Ягъни бала туган вакытта аңа ашыгыч рәвештә ярдәм кирәк була икән, ул тиз арада реанимациягә яки интенсив терапия алу өчен шушында озатылачак.
Реконструкция кысаларында каралган тагын бер уңайлылык — яңа туган балалар патологиясе бүлеге шушы ук корпуста урнашачак. Моңарчы әниләре белән сабыйларны юл аша күрше бинага күчерә торган булганнар. Бу шактый кыенлыклар тудырган. «Әлбәттә, бу логистиканы бик тә җиңеләйтә. Элек әниләргә киемнәрен, үзләренең әйберләрен җыеп, балаларын киендереп урам аша күрше бинага чыгырга туры килсә, хәзер инде алар бүтән катка гына күчәчәк. Табибларга, башка медперсоналга да уңайлы, чыгып йөрисе юк», — ди Алексей Толстиков.
Иҗтимагый совет вәкилләре шулай ук сөт кухнясында булды, балалар хастаханәсенең кабул итү-диагностика бүлеген карап чыктылар. Монда шулай ук капиталь ремонт эшләре башкарылган. Бина иркен һәм якты, заманча интерьерда эшләнгән. Кабинетлар күп, операция бүлмәләре яңартылган. Биредә балаларга ашыгыч һәм кичектергесез ярдәмнең барлык төрләре дә күрсәтеләчәк.
Ахырдан комиссия әгъзалары утырышка җыелды. Аның барышында җәмәгатьчелек вәкилләре балалы гаиләләрнең сәламәтлеген саклау буенча эшнең торышы һәм киләчәктә аны яхшырту юллары турында фикер алыштылар.
Автор фотосы
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев