Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Бәйрәмнәрдә почта бүлекчәләренең эш графигы үзгәрә

«Россия почтасы» почта бүлекчәләренең эш графигындагы үзгәрешләр турында хәбәр итте.

22 февральдә һәм 7 мартта почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. 23 февральдә һәм 8 мартта Почтаның барлык бүлекчәләрендә ял көне булачак. Тәүлек буе эшли торган бүлекчәләр гадәти режимда хезмәт күрсәтәчәк, дип хәбәр итте Почтаның матбугат хезмәте. «Российская газета» шул турыда яза.

Шулай ук 23 февраль һәм 8 март бәйрәмнәрендә хат ташучылар почта аша җибәрелгән әйберләрне һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак, дип хәбәр ителә. Шул ук вакытта пенсияләр һәм пособиеләр, конкрет төбәкләрнең үзенчәлекләрен исәпкә алып, Россия Социаль фондының төбәк бүлекләре белән килештерелгән график буенча китереләчәк.

24 февральдә «Россия Почтасы» бүлекчәләре якшәмбе графигы буенча эшләячәк, ә 25 февральдә һәм 9 мартта гадәттәгечә хезмәт күрсәтә башлыйлар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев