Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Арткан! Күпкәме?..

Исегезгә төшерәбез, 2023 елның 1 июленнән генә артырга тиеш булган коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр 2022 елның декабреннән үк югары сикерде. Вәгъдә ителгәнчә, түләүләр 9 проценттан да артмаска тиеш иде.

Ә гыйнвар аена «квартплата» кәгазьләре килгәч, күпләребез гаҗәпкә калды: чөнки түләүләр 9 гына түгел, 30-50 процентка арткан булып чыкты. Бер генә бүлмәле квартирда яшәгәнем өчен беренче мәртәбә сөенеп бетә алмадым. Мәйданы буенча байларның зур йортларындагы бәдрәфеннән дә калышкан квартирга 4239 сум (шуның 1631 сумы җылылык өчен) түләргә килгән. Минем әле чагыштырмача аз, әйтик, 44 квадрат метрлы квартирга узган елның гыйнварында 4500 сумнан артмаса, быел инде 6900 сум килгән. Мәктәптә «икеле капчыгы» саналган укучы да моның тугыз процент кына булмавын чамалый. 78 квадрат метрлы квартир өчен түләү 8900 сум, шуның 3900 сумы җылылык өчен; 89 квадрат метрлы квартирга 9600 сум, шуның 4600 сумы җылылык өчен. 

Хәзер менә әйтегез инде, совет заманыннан ук квартир алып калган, хәзер 12-14 мең сум пенсия алучы әбигә нишләргә? Кая барырга, кемгә зарланырга? Ул хәерче юрганы кебек пенсияне ничек җиткерергә? 

Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов 9 нчы гыйнварда ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә җаваплы оешмаларга торак-коммуналь хезмәтләр буенча керүче шикаятьләр һәм мөрәҗәгатьләрне җентекләп тикшерергә кушты. Шулай ук, халыкка түләүләр арту сәбәпләрен аңлату, республикада гамәлдә булган социаль ярдәм чаралары турында сөйләргә, аңлатырга кирәклеген әйтте. 

Социаль ярдәм чаралары дигәннән, компенсация, беренче чиратта, Бөек Ватан сугышы ветераннары (аларны инде бармак белән генә санарлык), гарип, инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә түләнәчәк. Ә региональ ташламаларга хезмәт ветераннары, репрессияләнгән, реабилитацияләнгән гражданнар һәм күп балалы гаиләләр керә. Бирелә торган ташламаларның күләме 30-50 процент тәшкил итә. 

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина аңлатып узганча, электр һәм газ буенча сораулар туса, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына, җылылык, су, канализация буенча — Татарстан Төзелеш министрлыгына, ә исәпләүләр буенча — Дәүләт торак инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. 

Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Роман Булатов: «Башлангыч мәгълүматларны торак идарәче компаниясе яки торак милекчеләре ширкәте формалаштыра, аннары бердәм исәп-хисап үзәгенә (ЕРЦ) тапшыра. Шул башлангыч мәгълүматлар нигезендә түләүләр исәпләнә. Шуңа күрә, түләүне формалаштыруда идарәче компанияләр төп чыганак булып тора. Әгәр «квартплата» түләүләре буенча сорауларыгыз булса, шул идарәче компаниягә язмача мөрәҗәгать итәргә кирәк. Безгә килгән шикаятьләрне анализлап, без сорауларның нәкъ шул өлкәгә караганын күрәбез. Идарәче компанияләр, үз чиратларында, Торак кодексы һәм хөкүмәт карары буенча җавап бирергә тиеш», — дип хәбәр итте.

Шәһәрдәшләребезнең күбесе бу исәпләүләр дөрес түгел дип саный: 

Айсылу Мәликова: «Без яшьләр күбебез инде икешәр эштә хезмәт куябыз, кеше арасында матур киенәсе килә, балаларны да башкалардан ким-хур итмәскә кирәк. Ә менә бичара пенсионерлар нишләр? Бар сәламәтлекләрен, яшьлекләрен илебез халкы матур, бай яшәсен өчен биргән буын вәкилләре тагын ярык тагарак алдында калды, шунысы кызганыч...

Николай Кузьмин: «Квартирабыз ипотекага алынган, машинабыз кредитта. Боларга өстәп балалар бакчасына түләү ел саен арта... Бүгенге көндә хатыным белән икебезнең гаилә кеременең яртысыннан артыгы түләүләргә китеп бара. Хәзер менә квартплата шактый арткан... Нишләргә дә белгән юк...»

Инсаф Закиров: «Әле декабрьдә көннәр җылы торып та, ике бүлмәле квартирга 9 мең сумга якын түләү килгән. Ә гыйнварда, күреп торасыз, көннәр нык суытты. Бу айга күпме түләргә киләчәген күз алдына китерү дә куркыныч»... » 

Әгәр сез коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр тиешеннән артык дип уйласагыз, ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитетына 8 (843) 236-36-36 кайнар линия телефоны буенча да шалтыратып, сорауларыгызны җиткерә аласыз. Ярар, ичмасам күңелгә ятышлы бер хәбәр бар: хәзер 2024 елның җәенә кадәр торак-коммуналь хезмәтләр өчен бәяләр артмаячак. Дөрес булса?..

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев