Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Апрельдә пенсия белән бергә 10 мең сум киләчәк. Пенсионерларга сюрприз турында хәбәр иттеләр

Акча инде берничә атнадан күчерелә башлаячак.

Россия пенсионерларына апрель аенда пенсия белән бергә киләчәк акчалата түләү турында сөйләделәр. Аның күләме 10 мең сум тәшкил итәчәк, ә мондый акчаларны өстәмә рәвештә гражданнарның күп категорияләре ала алачак. Бу хакта пенсия эксперты Сергей Власов сөйләде, дип хәбәр итә PRIMPRESS.

Аның сүзләренчә, көтелмәгән бүләк узган гасыр уртасындагы тарихи вакыйгаларга турыдан-туры катнашы булган өлкән яшьтәге гражданнар өчен билгеләнгән. Быел Бөек Җиңүгә 78 ел тулуны билгеләп үтәчәкбез. Апрель аенда күп кенә пенсионерлар пенсиягә өстәмә бонус ала алачак.

«Кагыйдә буларак, нәкъ менә пенсия белән ветераннарга һәм әлеге категориягә тиңләштерелгән гражданнарга тиешле акчалата түләүне күчерәләр. Акча Президент Указы нигезендә федераль дәрәҗәдә күчереләчәк. Ә мондый түләү күләме 10 мең сум тәшкил итәчәк», — дип сөйләде эксперт.

Шул ук вакытта, Власов сүзләренчә, мондый гражданнар өчен федераль түләүдән тыш, илебезнең төрле төбәкләрендә өстәмә ярдәм дә каралган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев