Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Ана капиталына индексация

Ана капиталын кулланмаган гаиләләр сертификатка 7,5 процентка индексация алачак.

Социаль фонд әлегә кадәр сертификаттан файдаланмаган барлык гаиләләргә 1 февральдән ана капиталы суммасын арттырачак. 7,5 процент күләмендә индексацияне шулай ук сертификат акчаларның бер өлешен кулланмаган ата-аналар да алачак. Файдаланылмаган сумма никадәр күбрәк булса, индексациядән соң өстәмә шулкадәр югарырак булачак. 

Сертификат акчасын тулысынча саклаган гаиләләрне максималь үсеш көтә. Алар өчен сумма 44 мең сумга артачак. Ана капиталы икенче балага арттырылган күләмдә рәсмиләштерелгән һәм шул ук вакытта бернинди чыгымнар да булмаган очракта, арту 58 мең сум тәшкил итәчәк.

Ана капиталының бер өлешен саклап калган ата-аналар шулай ук ике айдан соң индексациягә исәп тотарга хокуклы. Әгәр өлешчә файдаланганнан соң гаиләнең, мәсәлән, 375 мең сум акчасы калган булса, бу сумма февральдә 7,5 процентка артачак. Нәтиҗәдә, гаилә 403 мең сум күләмендә акча белән эш итә алачак. 

Файдаланылмаган ана капиталы суммасы турында мәгълүматны атааналар дәүләт хезмәтләре порталында ала алалар. Социаль фондның бу сервисы һәрвакытта да гаилә программаның гамәлдәге юнәлешләренә юнәлтә ала торган чаралар турында актуаль мәгълүматлар алырга мөмкинлек бирә.

Исегезгә төшерәбез, аның шартлары буенча ана капиталы елына бер тапкыр фактик инфляция дәрәҗәсенә индексацияләнергә тиеш. Икътисади үсеш министрлыгы фаразына караганда, ул бу ел ахырына 7,5 процент тәшкил итәчәк. 

1 февральдән беренче балага ана капиталы күләме 631 мең сумга кадәр үсәчәк. Икенче балага ана капиталы 833,8 мең сумга кадәр артачак.
Людмила Кутилина, Түбән Кама районында Клиент хезмәте (бүлек хокукларында) җитәкчесе

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев