Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Әйберләрне күп китерәләр

Түбән Кама халкыннан көн саен гуманитар ярдәм килеп тору сәбәпле, посылкалар формалаштыру өчен зур склад таләп ителә.

Махсус операция зонасына кирәкле барлык әйберләрне җибәрү белән шөгыльләнү өчен, волонтерларга күптән түгел шундый бүлмә бүлеп бирелде.

Складта гуманитар ярдәм әйберләре күпләп туплануга, волонтерлар килеп, посылкаларны сортларга аералар. Бу еш була, чөнки түбәнкамалылар фронт өчен даими рәвештә нәрсәдер алып киләләр. 

Гуманитар ярдәм әйберләре бу складка күп кенә кабул итү пунктларыннан да китерелә. Аларны биредә махсус хәрби операция уздыру зонасына җибәрелә торган посылкаларга тутыралар.

Склад бүлмәсе элеккеге хәрби комиссариат бинасында (Актүбә урамы, 6 а) урнашкан. Алар белән «Сугышчан кардәшлек» төркеме җитәкчелек итә.

— Хәзер әйберләр җибәрү буенча без госпитальләр белән эшлибез: култык таяклары, коляскалар, бинтлар, чиста простынялар, киемнәр, дарулар җыябыз. Логистика катгый заявкалар буенча бара, без һәрчак элемтәдә торабыз. Килгән заявкаларның барысын да үтибез. Эш күләме бик зур, — дип сөйләде волонтер Владимир Котенков. 

Гомумән алганда, кабул итү пунктларына генераторлар, җылылык изоляциясе материаллары, канистрлар, җылы киемнәр, аяк киемнәре, гигиена әйберләре, дарулар, озак саклана торган продуктлар китерергә мөмкин. Хәрби хезмәткәрләргә рухи яктан да ярдәм итеп була — бу уңайдан солдатларга балалар хатлар язалар. Ул хатлар да әйберләр төялгән йөкләр белән бергә җибәрелә.

Светлана Шумкова

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев