31 нче лицейда волонтерлар исән калу беләзекләрен үрү буенча мастер-класс үткәрделәр
Бер дәрес эчендә балалар үрү серләренә төшенде, һәм берәр беләзек тә ясады.
31 нче лицейның 9д сыйныфы укучылары өчен «Игелекле йөрәкләр» төркеме волонтерлары исән калу беләзекләрен үрү буенча мастер-класс үткәрде.
Алар үзләре белән бөтен кирәк-яракны алып килделәр. Бер дәрес эчендә балалар үрү серләренә төшенде, һәм берәр беләзек тә ясады.
«Игелекле йөрәкләр» төркеме мондый мастер-классларны төрле мәктәпләрдә, махсус урта һәм югары уку йортларында үткәрә. Еш кына волонтерлык эшенә мәктәпкәчә яшьтәге балаларны да өйрәтәләр. Үз чиратында, бөтен шәһәр буенча мәктәп укучылары, студентлар, педагоглар сугышчыларыбызга ярдәм итү буенча мөстәкыйль эш алып бара.
Алексей Шаповалов исемендәге 31 нче лицейда маскировка челтәрләре үрәләр, МХО башыннан биредә аларны 500 данәдән артык әзерләгәннәр. Окоп шәмнәре ясыйлар, 3 елдан артык вакыт эчендә лицей стеналарыннан алгы сызыкка 2 меңнән артык шәм җибәрелгән. Хәзер бу исемлеккә исән калу беләзекләре дә өстәләчәк.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев