Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

3 октябрьдә Түбән Кама районында модельле китапханә ачылачак

Модельле китапханәләр бөтен ил буенча «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында төзелә.

Өченче октябрьдә Ширәмәт авылында Түбән Кама районында беренче булган модельле китапханә ачылачак. Бу хакта хакимиятнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Модельле китапханәләр бөтен ил буенча «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында төзелә: гадәти авыл һәм шәһәр китапханәләре китап саклау урыннарыннан заманча мәдәни үзәкләргә әверелә, анда кызыклы итеп вакыт үткәрергә, яңа белемнәр алырга, эшләргә, өйрәнергә һәм цифрлы мәдәният ресурсларыннан бушлай файдаланырга мөмкин.

Яңартылган китапханәне ачу тантанасы Ширәмәт авылында Октябрь урамы, 18а адресы буенча 11 сәгатьтә башлана.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев