28 июнь — Корбан гаете!
Бу көнне барча мәчетләрдә Корбан бәйрәме уңаеннан гает намазы укылачак.
Гарәфә көне итеп 27 июнь көне билгеләнде, Корбан гаетенең беренче көне Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көненә — 28 июньгә туры килә.
Бу көнне барча мәчетләрдә Корбан бәйрәме уңаеннан гает намазы укылачак.
Түбән Кама үзәк мәчетендә Корбан гаете түбәндәге тәртиптә үтәчәк: 07.00- 07.10 сәгатьтә — Коръән укылу; 07.10-08.00 — гает вәгазе сөйләү; 08.00 — гает намазын уку; 08.10 — гарәп телендә хөтбә.
Гает намазы укылганнан соң, махсус билгеләнгән урыннарда корбан чалу башланачак, һәм ул Түбән Камада 30 июнь 20.32 сәгатькә кадәр (кояш баеганчы) дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев