22 ноябрьдә Колмакчы авылында «Каз өмәсе» этнофестивале узачак
Бәйрәм кунаклары татар халкының бай мәдәнияте һәм традицияләре белән таныша алачак.
Түбән Кама районының Колмакчы авылында 22 ноябрьдә «Каз өмәсе» этнофестивале узачак.
Бәйрәм кунаклары татар халкының бай мәдәнияте һәм традицияләре белән таныша алачак. Фестивальдә аларны матур чыгышлар, милли һөнәрләр буенча мастер-класслар, милли ашларны татып карау һәм бөтен гаилә өчен кызыклы чаралар көтә.
Фестиваль программасы:
Кунакчыл йорт, 10:00-12:00
Кунакларны каршы алу, казларны эшкәртү, балалар өчен интерактив фольклор программасы, ишегалдында кайнар чәй, коймак һәм ботка белән сыйлану, фотозона
Инеш моңы, 12:00-15:00
Казларны юу, халык уеннары, җырлар, биюләр, әйлән-бәйлән уйнау, матур концерт номерлары, милли җәмгыятьләр эшчәнлеге күргәзмәсе
Балалар мәйданы һәм контактлы зоопарк, 10:00-15:00
Интерактив һәм ярышлы уеннар, мавыктыргыч шөгыльләр уздырыла торган мәйданчыклар, терлекләрне ашату, тотып карау мөмкинлеге
Татлы почмак, 10:00-15:00
Каз итеннән әзерләнгән ризыклар, зур самовардан кайнар чәй, казанда пешкән ботка, мич коймагы, авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәсе
Милли маркет, 10:00-15:00
Республика һәм район осталарыннан халык-сәнгать кәсебе эшләнмәләре
Осталар аланы, 10:00-15:00
Авыл мәдәният йорты фойесында кунакларны каз йолку буенча күрсәтмә мастер-класслар, балалар һәм өлкәннәр өчен декоратив-гамәли иҗат буенча мастер-класслар көтә
Концерт, 10:00-15:00
Театральләштерелгән пролог, бүләкләү, җыр һәм бию, халык һәм эстрада артистлары чыгышы, МХО сугышчыларының әниләренә казлар тапшыру. Чыгыш ясаучылар: Зәйнәп Фәрхетдинова, Раяз Фасихов, Җәвит Шакиров, Зарина Хәсәншина, «Нардуган» җыр һәм бию ансамбле, Гөлназ Солтанова, Сөмбел Билалова, Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев