Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

2025 елда Түбән Камада дамбаны ремонтлау дәвам итәчәк

Ремонт өч этапта башкарыла.

Түбән Кама ТКХ Департаментында хисап киңәшмәсе узды. 2024 елда башкарылган эшләр турындагы доклад белән башкарма комитет җитәкчесенең торак-коммуналь хуҗалык, инфраструктура һәм экология буенча урынбасары Максим Парамонов чыгыш ясады.

2024 елда дамбада 742 метр участок ямалган. Юлның бу өлеше авыл хуҗалыгы министрлыгы программасына эләккән. Ремонтны өч этапта башкарырга булдылар: икенче этап быел башланачак, ә Түбән Кама хакимияте дамбаны ремонтлауны 2026 елга тәмамларга ниятли.

Яңа асфальтны шәһәрдә дә салачаклар. Хәзер «Имин һәм сыйфатлы юллар» программасы кысаларында проект эшләре алып барыла. Аңа Урманлы (2 км дан артык) һәм Студентлар (640 м) урамнарындагы участоклар кергән. Тагын биш участокта: Яшьлек, Тукай, Чулман һәм Җиңүнең 30 еллыгы урамнарында, Шинчылар проспектында зур ремонт көтелә.

«Быел шулай ук Кама Аланында тротуарларны һәм юлларны ремонтлау планлаштырыла», — дип сөйләде башкарма комитет җитәкчесенең ТКХ, инфраструктура һәм экология буенча урынбасары Максим Парамонов.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев