Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

2024 елның ике аенда Түбән Камада балалар катнашында 5 юл-транспорт һәлакәте булган

Аларда 6 бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.

Түбән Камада юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча комиссия утырышында районда аварияләр, балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалау һәм башка мәсьәләләр каралды. 

2024 елның ике аенда Түбән Кама муниципаль районында 12 авария булган, аларда бер кеше гомере өзелгән, 22 кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алган. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, бу күңелсез статистика 60 процентка кимегән, монысы яхшы яңалык. 

Шәһәр юлларында автомобильләр көннән-көн күбәю сәбәпле, алар катнашында аварияләр беренче урында тора, (61,5 процент) икенче урында җәяүлеләрне таптату очраклары (38,4 процент). Әйе, машиналар гына түгел, җәяүлеләр арасында да юл йөрү кагыйдәләрен үтәүгә битараф караучылар шактый. 

Шунысы кызганыч, 2024 елның ике аенда гына инде балалар катнашында 5 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 6 бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. 

Балалар катнашындагы юл-транспорт фаҗигаләре өлкәннәр өчен һәрвакыт иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып кала. Бу очракта Дәүләт автоинспекциясе генә түгел, ә ата-аналар, педагоглар белән бергә кулга-кул тотышып, эшләгәндә генә уңай нәтиҗәгә ирешергә мөмкин. Язгы каникул тәмамлану алдында, озакламый балаларны озын, җәйге каникул көтә. Димәк, велосипедта, самокатта йөрүчеләр артачак, балалар, яшүсмерләр автомобиль юлларына чыгарга, тиешсез урында уйнарга мөмкин. Моны булдырмый калу максатыннан ЮХИДИ, атааналар җәмәгатьчелеген җәлеп итеп, алдан ук чараларын күрә башларга кирәк. Әйтик, сыйныф сәгатьләрендә, ата-аналар җыелышларында балалар катнашындагы күңелсез очракларны һәм аларның аяныч нәтиҗәләре турында аңлатырга. Ата-аналар балалар самокатларда, велосипедларда йөргәндә, аларны игътибардан читтә калдырмасыннар иде.

Бары тик уртак тырышлык булганда гына балалар катнашында юл һәлакәтләре санын киметүгә ирешеп булачак. Үзегез беләсез, юл хаталарны кичерми...

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев