Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

2024 елда Түбән Камада җылылык белән тәэмин итү челтәрләрен ремонтлауга 190 млн сум акча тотылачак

«Халыкны эчә торган су белән тәэмин итү» программасына өч торак пункт керәчәк.

«Коммуналь инфраструктура челтәрләрен модернизацияләү» төбәк программасы кысаларында 2024 елда Түбән Камада «Татэнерго» магистраль җылылык белән тәэмин итү челтәрләрен ремонтлау планлаштырыла. Бу максатларга чыгымнар 190 млн сум тәшкил итәчәк. Бу хакта «эшлекле дүшәмбе» дә Түбән Кама муниципаль районының башкарма комитеты җитәкчесе Роман Булатов хәбәр итте.

«Халыкны эчә торган су белән тәэмин итү» программасына өч торак пункт керәчәк:

  • Олы Афанас авылында су белән тәэмин итү челтәрләрен реконструкцияләү — 8,7 млн сум;

«Бу күптән чишелеш таләп иткән мәсьәлә. Биредә «Татнефть» компаниясе ярдәме белән «Чайка» лагерена бара торган суүткәргеч өлешчә яңартылды, һәм шуңа күрә авылның бу өлеше программа кысаларында яңадан салыначак», — дип төгәлләде Булатов.

  • Байгол авылында су белән тәэмин итү челтәрләре төзү — 10 млн сум;
  • Трудовой бистәсендә су белән тәэмин итү челтәрләре төзү — 3 млн сум.

«Татнефть» грант программасы кысаларында Прости авылында су белән тәэмин итү челтәрләрен төзү планлаштырыла. Өстәмә финанслауны исәпкә алып, гомуми сумма 11 млн сум тәшкил итәчәк.

Шулай ук 65,2 млн сумга төбәк газлаштыру программасы буенча газ бүлү челтәрләрен проектлау һәм төзү планлаштырыла.

Республика программасы буенча яңгыр коллекторларын чистартуга 30 млн сум тотылачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев