Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

2023 елда Түбән Камада дүрт мәктәп капиталь төзекләндерелгән

Гомумән алганда, быел Түбән Камада 5,4 млрд сумлык 34 социаль-мәдәни объект капиталь ремонтланган һәм төзелгән.

2023 елда Түбән Камада дүрт белем бирү учреждениесендә — 7, 19 һәм 21 нче мәктәпләрдә һәм Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназиядә капиталь ремонт үткәрелде.

Монда директорлар составы һәм ата-аналар белән килешенгән яңа гомуми алым кулланыла.

«2 нче гимназия — аерым республика программасы буенча гамәлгә ашырылган истәлекле объект. Ул иҗади эш продукты булып тора. Бакый Урманче исемендәге бульвар белән бергә территория ремонтланган» — дип сөйләде дүшәмбе планеркасында Түбән Кама муниципаль районының башкарма комитеты җитәкчесе Роман Булатов.

Моннан тыш, НХТИ фәнни-белем бирү кампусын булдыру буенча эш дәвам итә, дип билгеләп үтте Булатов.

Гомумән алганда, быел Түбән Камада 5,4 млрд сумлык 34 социаль-мәдәни объект капиталь ремонтланган һәм төзелгән. Тагын 2,9 млрд сум юлларны ремонтлауга юнәлтелгән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев