Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

2023 елда Түбән Кама районының ике авылында модульле ФАПлар барлыкка киләчәк

Түбән Камада ТР сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин катнашында йомгаклау медицина советы узды.

 2023 елга сәламәтлек саклау өлкәсен үстерү бурычлары һәм перспективалары белән ТКМР буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Сергей Мерясев чыгыш ясады.

Җитәкче Түбән Кама районында табиб кадрларын җәлеп итү буенча эш дәвам итүен билгеләп үтте. Бүгенге көндә медицина учреждениеләрендә 4 288 кеше эшли, шуларның 572се табиблар һәм 2 265е урта медицина хезмәткәрләре. Мерясев билгеләп үткәнчә, быел яшь белгечләр өчен елына 100 мең сум акча бирү буенча программа расланган.

Моннан тыш, 2023 елда Түбән Чаллы һәм Кулмакса авылларында ФАПлар төзү планлаштырыла, Ширәмәт участок хастаханәсендә, Борок һәм Трудовой авылларында капиталь ремонт узачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев