Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

2023 елда Түбән Кама районында илкүләм проект кысаларында юлларны ремонтлауга 480 млн сум биреләчәк

Финанслауның гомуми суммасы 480 млн сум тәшкил итәчәк

Быел «Имин һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында Түбән Кама агломерациясендә юлларны ремонтлау дәвам итәчәк.

Финанслауның гомуми суммасы 480 млн сум тәшкил итәчәк, дип хәбәр иттеләр ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Шулай итеп, Вахитов проспекты буенча Соболеково урамыннан алып Химиклар проспектындагы боҗрага кадәр юл ремонтланачак. Озынлыгы 1,4 км. Моннан тыш, Вокзал урамында (Вокзал ур. — Корабельная урамы боҗрасыннан алып Вокзал урамы — Төзүчеләр проспекты боҗрасына кадәр) 0,7 км озынлыктагы юлда капремонт үткәрү планлаштырыла.

Исегезгә төшерәбез, узган ел Түбән Кама районында 4,6 км юл ремонтланган, юл челтәренең норматив торышы 74,5% дип бәяләнә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев