Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
БӨЕК ҖИҢҮНЕҢ 80 ЕЛЛЫГЫНА

Хәтерлибез, горурланабыз...

Сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, балачаклары ул дәһшәтле сугыш елларына туры килгән ватандашларыбызның саны елдан-ел кими.

Әлеге авыр елларның шаһитлары булган кешеләр арабызда бик аз калып бара. Шуңа күрә Бөек Ватан сугышы, шул гаять канкойгыч сугышта Җиңү яулауга өлеш кертүчеләр турындагы истәлекләрнең әһәмияте дә безнең өчен бермә-бер арта.

1904 елда Иске Абдул авылында (бүген Тукай районына керә) туган бабам, әниемнең әтисе — Әхмәтгата Сафа улы Бөек Ватан сугышының беренче айларында ук Ворошилов хәрби комиссариатына чакыру ала һәм сугышка китә. Ләкин аңа, фронтка барып җиткәнче үк, Суслонгер лагереның коточкыч авырлыкларын үз җилкәсендә татырга туры килә. Соңыннан билгеле булганча, булачак фронтовикларга башлангыч хәрби әзерлек бирү өчен оештырылган әлеге лагерьда, сатлыкҗан командирлар тарафыннан тудырылган түзә алмаслык шартларда, солдатлар яшәү өчен, тормышларын саклап калу өчен көрәшергә мәҗбүр булалар. 

Чыдамлыгы һәм табигать биргән ныклы сәламәтлеге аркасында гына ул мәхшәрдә исән калган бабам Әхмәтгата, барыбер фашист илбасарлары белән барган сугышның алгы сызыгына барып җитә һәм 1942 елдан алып, Көнбатыш фронтта дошман белән сугыша. Кызганычка каршы, бабамның хәрби юлы турында мәгълүмат бик аз. Республиканың «Хәтер» китабында бастырылган берничә кыска гына рәсми җөмләдән мәгълүм булганча, ул — кызылармияче Сафин Әхмәтгата Сафа улы, өченче гвардия армиясе составына керүче укчы дивизиядә сугыша, 1943 елда һәлак була, Украинаның Луганск өлкәсе, Краснодон районы, Новосветловка авылында җирләнгән. 

Шул рәвешле, Ватан сугышы корбаны, бабам Әхмәтгата 1941 елның сентябрендә, әтисе сугышка киткәннән соң туган улы Әхмәдулланы күреп, аны сөю, кулларына алып чөю бәхетенә ирешә алмый. Әниемнең энесе Әхмәдулла абый да, бигрәк тә бала чагында, әтисенең кайтуын, аның белән очрашу-күрешүләрен түземсезлек белән көткәндер. Ләкин аларга очрашу насыйп булмый. 

... 1941 елда әтиләрен сугышка, үги әниләре белән бергә, Әхмәтгатаның 9 һәм 12 яшьлек ике кызы озатып кала. Әхмәтгатаның олы кызы — әнием Фатыйма — Ворошилов районы (бүген Тукай районы), Иске Абдул авылында туып үсә. Яшьли ятим калган кызның үсмер чагы авыр сугыш елларына туры килә. Ул чорның аяусыз чынбарлыгын, халкыбыз кичергән михнәтләрнең ни дәрәҗәдә авыр булуын язып та, сөйләп тә аңлатып бетереп булмыйдыр кебек. Аны шул елларда гомер кичерүчеләр, аларны үз җилкәсендә татучылар гына аңлыйдыр. Фатыйманың исә сугышка кадәр вафат булган әнисен югалту фаҗигасен, яу кырында һәлак булган әтисен, 1943 елның язында кар астыннан чыккан башакны ашап агуланган бердәнбер сеңлесен югалту ачысы тагын да тирәнәйтә. Ятимлек, ачлык-ялангачлык кичергән ул чор кешеләре өчен дә Фатыйма өлешенә туры килгән бу язмыш гыйбрәтле булып тора.

«Сугыш беткән», — дип шатланып, очар коштай канатланып, кайтып кергән кызга үги әбисенең «И бала, нигә шатланасың?» — дип елап җибәрүе эссе көнне өстенә чиләкләп салкын су салгандай тәэсир итә. Әйе, сугышның бетүе, әлбәттә, һәркем өчен шатлык. Фронттан берәнсәрән булса да, исән калган авылдашлар кайта башлый. Ләкин Фатыйманың көч-хәл белән очны-очка ялгап барган әбисе белән бабасыннан башка беркеме дә юк. Шуңа да карамастан, матди яктан — бабасының ярдәме, укуга килгәндә — үзенең тырышлыгы нәтиҗәсендә, 1948 елда Фатыйма Минзәлә педучилищесын тәмамлап, укытучы таныклыгына ия була. Алга таба язмыш җилләре яшь белгечне Яңа Чишмә районының Татар Волчьясы авылына алып китә. Ул шунда төпләнә, гаилә кора, балалар үстерә һәм 35 елга якын гомерен мәктәптә яшь буынга белем бирүгә багышлый. 

Фатыйма Әхмәтгата кызы — тыл хезмәтчәне. Сугыш елларында авылда калган хатын-кызлар һәм балачаганың колхоз эшен, чын мәгънәдә, «җигелеп» тартулары һәммәбезгә мәгълүм. Ул гына да түгел, сугыштан соңгы елларның да ул чор кешеләренә фашистларны җиңгәннән соң көтелгән җиңел тормыш алып килмәвен беләбез. 

Әнием гомере буе балалар укыту-тәрбияләү белән шөгыльләнә. Башта, 50-60 нчы елларда башлангыч сыйныфларда укыта: сыйныфта 30-40 бала, рус теле, татар теле, математика — һәр фәннән шул кадәр үк дәфтәр. Аларны 7ле лампа яктысында һәр кич, өй эшләрен тәмамлагач, көн саен тикшерергә кирәк. Мәктәптә эшләгән чорда ул бик күп җәмәгать эшләрендә катнаша: төнге сменага эшкә йөрү, халыктан йон, йомырка җыю, заем кампаниясе... Ул үзешчән сәнгать түгәрәкләрендә дә башлап йөрүчеләрнең берсе була: авыл клубы сәхнәсендә куелган бик күп спектакльләрдә аның, нигездә, төп рольләрне оста итеп башкаруын өлкән буын авылдашлар озак еллар искә алып сөйлиләр. 

Фатыйма Әхмәтгата кызының хезмәт юлы күпсанлы Мактау грамоталарыннан тыш, В. И. Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан «Фидакяр хезмәт өчен», «СССРның хезмәт ветераны» медальләре белән билгеләп үтелгән. Ә тыл хезмәтчәне буларак, Фатыйма Сафина Җиңүнең 50, 55, 60, 65 еллык юбилей медальләренә лаек була. Моннан тыш, ул әле күп бала тәрбияләп үстергән өчен дә, СССР вакытында ук, медаль белән бүләкләнгән кеше. Дөрес, бәлки гаять тыйнак булуы сәбәпледер, ул медальләрен бер тапкыр да тагып та карамагандыр. Хәтеремдә, В. И. Ленинның юбилее уңаеннан медаль белән бүләкләнгәч, аның әлеге медальне берничә тапкыр мәктәп директорына алып барып, өлкәнрәк укытучыларга бирегез дип мөрәҗәгать итүе. Өченче тапкыр керүендә директорның «Синнән башка белмәбез кемгә бирергә кирәклеген, бар кит әле, баш катырып йөрмә», — дип әрләп чыгаруыннан соң гына, бераз тынычланган сыман була. Ә фотода — аның медальләре. Кызы Фирдәвеснең улы — оныгы Руслан ул медальләрне аерым фотога төшереп, компьютерда әбисенең түшенә урнаштыра, чыннан да, әнием медальләрен тагып фотога төшкән сыман килеп чыккан. 

Гомер үтә. Сугышта һәлак булган Әхмәтгатаның кызы Фатыйма да, улы Әхмәдулла да инде бакыйлыкка күчтеләр. Ләкин аларның балалары, оныклары, (сүз уңаеннан, Фатыйманың биш баласы бүген Түбән Камада яши, инде алар да күптән әбибабайлар сафын тулыландырган кешеләр) башка күп меңләгән ватандашларыбыз кебек үк, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш еллары балалары — әби-бабалары, ерак туганнары өлешенә тигән авырлыкларны ишетеп беләләр, аларның батырлыклары турында хәбәрдарлар һәм шуның белән горурланалар да. Димәк, халкыбызның каһарманлыгы турындагы хатирәләр алга таба да буыннардан буыннарга күчәчәк, дигән ышаныч бар.

Рәхим Закиров
Фотоларда: Әхмәтгата Сафин, Фатыйма Закирова. / Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев