Туган як

Түбəн Кама шәһәре

18+
БӨЕК ҖИҢҮНЕҢ 80 ЕЛЛЫГЫНА

Ул көннәрнең даны мәңгелек!

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын илебез зурлап бәйрәм итте. Түбән Камада һәм районда да бу уңайдан төрле чаралар уздырылды: тантаналы митинг, парад, җирле һәм читтән килгән артистлар катнашында концерт, осталык дәресләре...

Түбән Камада Җиңү көнен бәйрәм итү кысаларында ТР Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Радмир Беляев, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм Түбән Кама районы ветераннар Советы Рәисе Григорий Китанов составындагы делегация Лемаев мәйданында оештырылган интерактив мәйданчыклар белән танышты.

9 май көнне бәйрәм парадын, инде матур гадәт буенча, барабанчылар взводы ачты. Аннары Җиңү мәйданына Җиңү Байрагының күчермәсен алып чыктылар. Парадны Түбән Кама шәһәре һәм районы хәрби комиссары Газинур Ситдыйков кабул итте. Аның командасы буенча расчетлар хәрәкәткә килде. Җиңү мәйданы буйлап төгәл, матур адымнар белән уздылар.

Быел парадта 700 дән артык кеше катнашты. Нигездә, бу мәктәп укучылары һәм студентлар, Бөек Ватан сугышы геройларының оныклары һәм оныкчыклары.

Бәйрәм программасы түбәнкамалыларга күп кызыклы чаралар тәкъдим итте. Мәйданчыкларда патриотик символика ясау буенча осталык дәресләре оештырылды, шәһәр халкына бәйрәм белән котлаулар язу, шулай ук солдат боткасыннан авыз итү мөмкинлеге дә булды. Шәһәр предприятиеләре үз экспозицияләрен һәм фотозоналарын тәкъдим иттеләр. «Нефтехимик» эзләү отряды музеенда һәлак булган сугышчыларны эзләү һәм мәңгеләштерү белән бәйле артефактлар тәкъдим ителгән иде.

Фотолар НМР һәм НТР сайтларыннан
Фотолар НМР һәм НТР сайтларыннан

Җиңү көне барлык яшьтәге чараларны берләштерде. Шәһәр халкы аркан тартышу һәм армрестлинг кебек спорт ярышларында катнашты, шулай ук ГТО нормативларын тапшыру мөмкинлеге дә булды. Яшь шәһәрлеләр өчен мультипликацион персонажлар катнашында анимацион программалар оештырылды.

Бүгенге көндә бара торган махсус хәрби операциядә кулланыла торган заманча корал һәм кирәк-ярак үрнәкләрен күрсәтә торган «Җиңү юллары» хәрби-патриотик экспозициясе түбәнкамалыларның иң яратып караган күргәзмәсе булгандыр, мөгаен.

Яшь тамашачы театры каршында бөек татар шагыйре Муса Җәлилгә багышланган театральләштерелгән прологны, шулай ук аның яшь тамашачы театры артистлары башкаруындагы «Моабит дәфтәрләре» исемле мәшһүр шигырьләр циклын күрә алдылар. Батырлык һәм җиңүгә ышаныч белән тулы үткен юллар беркемне дә битараф калдырмады.

Шулай ук 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Геройлар турында сүзләр» муниципаль конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

Кызганыч, ул канкойгыч сугышның шаһитлары елдан-ел кими бара. Хәзер Түбән Кама районында 310 ветеран яши. Аларның батырлыгы бәяләп бетергесез. Бөек Ватан сугышы бер генә йортны, бер генә гаиләне дә читләтеп узмый. Бүгенге яшь буынның бурычы – бу турыда беркайчан онытмау һәм халкыбыз батырлыгын буыннан-буынга җиткерү.

Фотолар НМР һәм НТР сайтларыннан
Фотолар НМР һәм НТР сайтларыннан

«Бүген дә безнең якташларыбыз махсус хәрби операциядә катнашалар, бабаларыбыз кебек үк Ватаныбызның иминлеген батырларча саклыйлар. Россиянең тыныч киләчәген саклап, чын батырлык һәм кыюлык күрсәтәләр. Бу көнне без сугышчыларыбызга фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәбез. Без Ватанны саклауга гомерләрен биргән махсус хәрби операциядә катнашучыларның якты истәлеге алдында баш иябез», – дип ассызыклады Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Радмир Беляев үзенең чыгышында.

Җиңү көне бәйрәм салюты белән тәмамланды.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев