Түбәнкамалыларны «Хәтер бакчасы» акциясенең яңа сезонында катнашырга чакырдылар
Түбәнкамалылар ел саен «Экология» илкүләм проекты кысаларында уза торган әлеге акциядә актив катнаша.
Түбән Кама халкын «Хәтер бакчасы» — «Сад памяти» халыкара акциясенең яңа сезонында катнашырга чакырдылар.
«Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үткән елда акция кысаларында Россиядә һәм чит илләрдә 1941-1945 елларда һәлак булган һәр кеше истәлегенә 27 миллион агач утырту планлаштырыла», — дип язалар оештыручылар.
Шәһәр администрациясенең матбугат хезмәтендә билгеләп үтүләренчә, түбәнкамалылар ел саен «Экология» илкүләм проекты кысаларында уза торган әлеге акциядә актив катнаша.
Акциядә катнашу өчен сад-памяти.рф сайтындагы чараны сайларга һәм теркәлергә кирәк. Барлык локацияләр картада 2025 елның 18 мартыннан да соңга калмыйча барлыкка киләчәк.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев