Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
БӨЕК ҖИҢҮНЕҢ 80 ЕЛЛЫГЫНА

Түбән Камада «Көмеш кыңгырау-2025» республика конкурсы узды

Чарада барлыгы 32 коллектив катнашты.

Түбән Каманың 19 нчы мәктәбендә балаларның «Көмеш кыңгырау-2025» Республика вокаль-хор конкурс-фестивале узды.

Түбән Кама муниципаль районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Айдар Гарифуллин билгеләп үткәнчә, музыкаль чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган.

«Яшь артистларның күңелне нечкәртерлек, матур, патриотик номерлары залда утыручыларның берсен дә битараф калдырмады», — дип сөйләде ул.

Жюри конкурсантларның һәм аларның остазларының әзерлеген югары бәяләде. Чарада барлыгы 32 коллектив катнашты. Һәр команда үз номинацияләрендә бүләкләр алачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев