Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
БӨЕК ҖИҢҮНЕҢ 80 ЕЛЛЫГЫНА

Түбән Камада «Җиңүдән җиңүгә» Бөтенроссия акциясе узды.

Чара ике мөһим датага — фашист Германиясен һәм милитарист Японияне Җиңүнең 80 еллыгына багышланган иде.

Түбән Камада «Җиңүдән җиңүгә» («От победы к победе») Бөтенроссия акциясе узды. Чара ике мөһим датага — фашист Германиясен һәм милитарист Японияне Җиңүнең 80 еллыгына багышланган иде. 1945 саны — Бөек Ватан сугышы тәмамлану елы гына түгел, акция барышында Түбән Кама спортчылары узарга тиешле дистанция озынлыгы да әле.

Йөгереш алдыннан тантаналы митингка тезелделәр. «Халкыбызның ике бөек җиңүе бар. Бу — 9 майда фашист Германиясен җиңү һәм 3 сентябрьдә бәйрәм ителәчәк милитарист Японияне җиңү. Киләсе елларда акциядә катнашучылар саны тагын да артыр, географиясе дә киңәер һәм, үзенең статусы буенча, «Үлемсез полк» ка тиңләшер дип өметләнәбез», — дип ассызыклады «Җиңүдән җиңүгә!» акциясе матбугат-секретаре Дмитрий Бровкин.

Түбән Кама эстафета маршрутында алтынчы шәһәр булды. Оештыручылар белән берлектә, Мәскәүдән алынган Мәңгелек ут лампасы да маршрут буенча сәяхәт итә. Алдан ул Казанда булган иде, ә Түбән Камада аның ялкыныннан факел кабыздылар, аны сугыш хәрәкәтләре ветераны Антон Шишовка бирделәр. Ул әлеге утны спортчы Анна Сафинага тапшырды. Спортчы аны бөтен дистанция буенча алып барачак.

«Мин, әлбәттә, мондый хөрмәткә лаек булуыма бик шатмын, бу минем өчен зур горурлык. Бу акция махсус хәрби опрациядә хезмәт итүче егетләребезгә рәхмәт йөзеннән бит. Алар ярдәмендә без биредә тыныч күк астында яшибез. Балаларыбызны патриотик рухта тәрбияләү өчен бик яхшы үрнәк тә әле бу», — дип уртаклашты Анна. 

Һәр шәһәр дистанцияне үзе сайлый ала. Оештыручылар спортчыларның бөтен ил буйлап 10 миллион метр йөгереп узуын максат итеп куйганнар. Моның өчен эстафетаны уздыру көнендә катнашу мәҗбүри түгел. Акция сайтында нәтиҗәне билгеләп, аңа теләсә кайсы көнне кушылырга мөмкин. Ә бу көнне исә инициативага теләктәшлек белдерергә дистәләгән түбәнкамалы килгән иде. 

«Бүген кәеф югары дәрәҗәдә. Бу бик шәп чара! Бүген мин бирегә 3 балам белән килдем. Алар миңа ярдәм итәргә килделәр. Мин аларны да спортка өйрәтәм. Без мондый чарада катнашуга бик шатбыз. 12 июльдә узачак ярыммарафонда без шулай ук балалар белән катнашачакбыз», — дип билгеләп үтте «Җиңүдән җиңүгә!» акциясендә катнашучы Алинә Ганиева. 

«Кәеф искиткеч! Теләсә нинди спорт чарасы — ул бәйрәм! Мин берүзем килдем, чөнки балаларым каникулда. Ә үзем барлык спорт чараларында катнашырга тырышам», — дип сөйләде «Җиңүдән җиңүгә!» акциядә тагын бер катнашучы Леонид Советников. 

Финишка килеп җиткәч, спортчылар Җиңү монументы янында кабат очраштылар, анда бер минут тынлык игълан ителде. Акция азагында катнашучылар Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар. 

«Җиңүдән җиңүгә» Бөтенроссия акциясе быел беренче мәртәбә старт алды һәм инде Россиянең 32 шәһәрен колачлады. Аңа илебезнең башка торак пунктлары һәм төбәкләре дә кушылачак. Эстафета Мәскәүдә башланды, ә йөгерү Көньяк Сахалин һәм Пекинда тәмамланачак. Кытай башкаласында Мәңгелек утны йөгерүдә катнашучы ике илнең лидерларына тапшырачаклар.

Анжелика Степанова
Максим Липин фотосы

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев