Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
БӨЕК ҖИҢҮНЕҢ 80 ЕЛЛЫГЫНА

Түбән Камада яшәүче хезмәт ветераны Мәгъфирә Рәшитова 101 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Хезмәт ветеранын Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов вәкилләре дә котлады.

Түбән Камада яшәүче хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Мәгъфирә Рәшитова үзенең 101 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Бөек Ватан сугышы елларында ул колхозда эшли, аңа авыр, ирләр эшен башкарырга туры килә, ләкин ул кыенлыклардан курыкмый, башкаларга ярдәмгә итәргә һәрвакыт әзер була.

Хезмәт ветеранын котларга Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов вәкилләре килде. Алар ветеранга хөкүмәт телеграммасы һәм бүләк тапшырдылар. Мәгъфирә Рәшитованы шулай ук 6 нчы мәктәп укучылары һәм ТИҮС рәисе Юлия Руденко котлады.

«Сез — безнең микрорайоныбызның иң өлкән кешесе, сез — молодец! Әле тагын озак итеп безне куандырып яшәгез, ә без ел да сезне котларга килербез», — дип мөрәҗәгать итте Мәгъфирә Рәшитовага Юлия Руденко.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев