Түбән Камада яшәүче ветеран «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» конкурсында җиңү яулады
Бүләкләү тантанасы дүртенче мартта Казанда узды.
Ленинград камалышын кичергән түбәнкамалы Рокыя Сәхабетдинова «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсының «Өченче яшь героинясы» номинациясендә лауреат булды. Бүләкләү тантанасы дүртенче мартта Казанда узды.
Конкурс гадәттәгечә муниципаль, зона һәм республика этапларында узды. Быел, инде булган ун номинациядән тыш, СВО катнашучыларына багышланган тагын берсе — «Аерым танылу» тәкъдим ителде.
Конкурста катнашу өчен Татарстанның барлык районнарыннан диярлек 320 гариза бирелгән.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев