Түбән Камада яшәүче тыл хезмәтчәне 16 яшендә медаль белән бүләкләнгән
Быел ветеран үзенең 95 яшен билгеләп узды.
Шахтер, инженер, энергетик. Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Кәниф Фаздаловның һөнәрләре болар белән генә чикләнми. Гомумән алганда, аның 6 дистә еллык хезмәт стажы бар.
Кәниф абый Фаздалов Азнакай районының Октябрь Бүләге авылында туып үскән. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа 11 яшь була. Кечкенә Кәнифнең, аның яшьтәшләренең балалык чоры бик кыска булган шул, иртә олыгаерга туры килгән аларга. 1941-1945 елларда тылдагы авырлыклар, ачлык-ялангачлык михнәтләре берәүнең дә гаиләсен урап узмаган.
«Кыш көне мәктәптә укыдык, җәй көне колхозда эшләдек. Беркемгә дә җиңел булмады инде ул елларда. 1946 елда узган Сабантуйда без, яшүсмер егетләрне тезеп бастырдылар һәм котладылар. Шулай итеп, 16 яшемдә мин «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләндем», — дип, истәлекләре белән уртаклашты ветеран.
Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Кәниф ага фабрика-завод укуларына китә, шуннан Кемерово шәһәренә җибәрелә һәм 7 ел күмер шахтасында эшли. Анда да төрле вазифаларда көч куя. Читтән торып инженер-электр механигы белгечлеге буенча университетта укып чыга. Шахтада эшләгән елларда ул Елена исемле кызны очратып гашыйк була. 1959 елда алар гаилә коралар.
1966 елда Фаздаловлар Түбән Кама шәһәренә килеп төпләнә. Биредә Кәниф абый «Камэнергостройпром» предприятиесендә башта энергетика цехын җитәкли, аннары баш энергетик булып хезмәт итә. Үз вакытында шахтада җир астында эшләгәнгә күрә, 1980 елда лаеклы ялга чыга ул. Анда аңа 50 генә яшь була әле. Кечкенәдән җиң сызганып эшләгән, хезмәттән ямь һәм тәм таба белгән, үз бурычын намуслы итеп башкарган Кәниф Фаздаловны "Нижнекамскнефтехим«га чакырып алалар. Яшь пенсионер анда тагын 16 ел хезмәт куя. Предприятиенең гражданнар оборонасы объекты булган, Корабельная Рощада урнашкан запас пунктта инженер булып эшли ул. «Анда элемтә узелы, дизель электр станциясе бар иде. Тәүлек буе кизү тору каралган иде. Барлык җиһазларның, механизмнарның төгәл һәм тоткарлыксыз эшен тәэмин итү иде безнең бурыч. Коллективны бик яраттым, мине дә үз иттеләр. Анда мин әле профсоюз өлкәсендә, иҗтимагый өлкәдә дә эш алып бардым. Бик хөрмәтләп, зур мактау сүзләре белән озаттылар. Бүген дә онытмыйлар, хәл белешеп, бәйрәм саен котлап торалар», — ди тыл хезмәтчәне.
Быел ветеран үзенең 95 яшен билгеләп узды. Юбилей уңаеннан күпсанлы котлаулар кабул иткән ул. Сугыш вакытында тылда күрсәткән тырышлыгы, гомер буе җиң сызганып эшләгәнен бәяләп, мактау һәм рәхмәт сүзләре язылган хатларны, шул исәптән ил башлыгыннан килгән котлауларны бик кадерләп саклап бара ул.
Бүгенге вакытта да көр күңелле, шат йөзле булып кала бирә ветеран. Авыр еллар хәзер битләрендә уелып калса да тормышы, бүгенге яшәеше белән канәгать булып, шатланып яши тыл хезмәтчәне.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев