Түбән Камада Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган акциядә катнашуга гаризалар кабул ителә
Үз героеңның тарихын 10 апрельгә кадәр җибәрергә мөмкин.
Түбән Камада Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Тере хәтер» акциясендә катнашуга гаризалар кабул итү башланды.
Шәһәр администрациясенең матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, әлеге акция фронтларда сугышкан якташларыбызның батырлыгы турында сөйләү, фронт хатларында язылган юллар белән уртаклашу һәм ата-бабаларыбызның батырлыклары турында истәлекне саклау мөмкинлеге булып тора.
Үз героеңның тарихын «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Живая память» төркеменә 10 апрельгә кадәр җибәрергә мөмкин. Гаризага ветеранның фотосын, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы вакыйгалары турындагы тарихны, фронттан алган хатларны да кушарга була.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев