Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
БӨЕК ҖИҢҮНЕҢ 80 ЕЛЛЫГЫНА

Түбән Кама талантлары «Җиңү йөзе» әдәби-патриотик бәйгедә призлы урыннар алды

Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлап «Татнефть» нең «Рухият» фонды «Җиңү йөзе» («Лица Победы») дип исемләнгән бәйге игълан иткән иде.

Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлап «Татнефть» нең «Рухият» фонды «Җиңү йөзе» («Лица Победы») дип исемләнгән, ветеран нефтьчеләргә, тыл батырларына, сугыш елы балалары хакында иҗат ителгән очеркларга ачык әдәби-патриотик бәйге игълан иткән иде. 15 май көнне Әлмәтнең Яшьләр үзәгендә җиңүчеләрне һәм бәйге лауреатларын бүләкләү тантанасы узды һәм әйтергә кирәк, түбәнкамалылар бар номинацияләрдә призлы урыннар яулап, әдәбият өлкәсендә талантларга бай булуларын тагын бер кат дәлилләделәр. 

Сугыш! Нинди тетрәндергеч, җан өшеткеч сүз. Аның артында никадәр яралы язмышлар, ятимнәр, толлар, җимерелгән шәһәрләр, яндырылган авыллар, чынга ашмый калган хыяллар. Сугыш афәте кагылмаган, сугыш ишек какмаган капка, гаилә калдымы икән? Бөек Җиңү безгә шуңа да бик кадерле шул инде... Бу хакта үсеп килүче буынга, бүгенге яшьләребезгә дә аңлатасы, төшендерәсе, күңелләрендә җиңүчеләр белән горурлык хисләре уятасы килә. 

Конкурс халык арасында тарихи хәтерне саклау, ватанпәрвәрлекне арттыру, ветеран нефтьчеләрнең, «Татнефть» системасында эшләгән хезмәт ветераннарының Бөек Ватан сугышы кырларында, тылда күрсәткән батырлыклары хакындагы истәлекләрне яңарту, тылдагыларның хезмәт батырлыгын искә төшерү, сугыш елы балалары буыны турында чынбарлыкны төшендерүне күз уңында тотып оештырылды. 

Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнарыннан 130 дан артык профессиональ язучы һәм журналист, үзешчән авторлар рус һәм татар телләрендә шушы темаларны яктырткан иҗат җимешләрен тәкъдим иттеләр. Иҗади эшләргә Татарстан Язучылар берлегенең танылган әдипләре һәм республикабызның танылган журналистлары составындагы мәртәбәле жюри бәя бирде. 

Үзешчән авторларның татар телендә очерклар номинациясендә «Түбән Кама шин» гаммәви акционерлык җәмгыятенең «Юность» яшүсмерләр клубында җитәкчепедагог булып эшләгән, хезмәт ветераны, өч китап авторы, шагыйрә Гөлчирә Ибатуллинаның авыр сугыш елларында узган балачагын турындагы «Әти дип әйтә алмадым» дип исемләнгән язмасы белән шәһәрнең Кол Гали исемендәге милли китапханә мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина 1 нче дәрәҗәдәге диплом һәм лауреат исеменә лаек булды. Алып баручы әлеге әсәрдән өзек укыганда, сугыш елы балаларының тетрәндергеч язмышы берәүне дә битараф калдырмады, залда утыручы күпләрнең күзләрендә яшь җемелдәде. 

Барыбыз да тарихи хәтерне саклап, киләчәк буыннарга тапшырып, алар белән горурланып яшәсәк иде. Сугыш турындагы истәлекләр кулданкулга күчерелеп укылырга, телдән-телгә сөйләнергә һәм яшь буынга күчә барырга тиеш. 

Үзешчән авторларның рус телендәге әсәрләре арасында шәһәребезнең 12 нче мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Евгений Пахомовның Түбән Кама шәһәрендә гомер кичерүче 94 яшьлек Рокыя апа Сәхабетдиновага багышланган очеркы җиңүче дип табылды. Аның әсәрен тулысы белән тамашачы хозурына тапшырдылар, тыңлаучылар әсәрне тыңлап тетрәнделәр. 

...Сугыш башланганда Рокыя апага 10 яшь тулган була. Туган шәһәре Кронштадттагы йортларына бомба төшеп шартлавы, әнисенең ипи валчыкларын кыздырып суга салып, бераз тоз өстәп шуны эчертүләрен, абыйсы белән әтисенең ачлыктан шешенүләрен, мең газап белән Ладога күле аша эвакуацияләнүләрен һәм чыгып җитүгә абыйларының озак та тормый, бер сәгатьтән әтиләренең дә мәңгелеккә күзләрен йомуларын бик анык хәтерли ветеран. 

Бик күпне хәтерли ветеран, аның илгә-көнгә әйтер сүзләре бик күп, шуңа да мәктәпләргә очрашуларга еш йөри ул, истәлекләрен яшь буынга җиткерергә ашыга. Якыннарыннан беркеме дә калмаса да, бүген дә аның ил-көн гаме белән яшәп яткан мәле. Үзе ятим үскән кеше, ятимнәр хәлен бик яхшы аңлый: Түбән Камадагы балалар йортына йөзәр меңлек 2 телевизор бүләк иткән, махсус хәрби операциядәге сугышчыларга күрсәткән финанс ярдәме ярты миллионга җиткән... Сугыш, ачлык кичкән ак чәчле ветеранның теләге бер генә: «Сугышлар кабатланмасын, күкләребез тыныч булсын!» 

Бәйгедә Кызыл Чапчак авылында авторга күрше булып гомер итүче, авылның «Ак әби»се, тыл һәм хезмәт ветераны Әлфидә апа Шәрәфиевага багышланган «Сугыш чоры баласы без» исемле язмасы белән укытучы Сәлимә Мәхмүтова 3 нче дәрәҗәдәге дипломга лаек булды. 

«Яз көне кәлҗемә ашый идек, аның өчен кырдан былтырдан калган бәрәңгеләрне җыеп кайтабыз. Ул яртылаш черегән, кайчак кортлаган да була иде. Шуны чистартып, коймак кебек ясап, әнкәйләр мичтә пешерә торганнар иде. Ач булгач шуннан тәмле нәрсә булмый иде. Безгә ул бәрәңгене ачтан үлмәсеннәр дип Аллаһы Тәгалә биргәндер инде, бөтен кешегә җитәрлек черек бәрәңге басуда калсын инде!» — дип күз яшьләре белән искә ала бүген ветеран. Әле шуңа өстәп, күп гаиләләргә якыннарының һәлак булулары турында «похоронкалар» килә. Мәсәлән, күршеләре Биктимер картның 4 улының яуда батырларча һәлак булуларын, бишенче улы Хәйрулланың каты яралардан соң, гамәлсезгә чыгарылып, бер кулсыз кайтуына һәм калган гомерен бик сызланып гомер итүенә дә шаһит була Әлфидә апа. Бүгенге көндә биш вакыт намазын укучы, намаз артында сугышта башларын салган авылдашларын үзенең изге догасыннан калдырмаучы Әлфидә апа: «Балачагыбыз бигрәк авыр елларга туры килде шул, хәзерге балаларга ул көннәрне күрергә язмасын, бүгенге көннең махсус операциясе җиңү белән тәмамланып, илләр-көннәр тынычланып, исән-имин яшәргә язсын иде барыбызга да!» — дип тели. 

Бәйгедә дипломант булган Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәре Айгөл Гәрәеваның «Ак каланың ак әбисе» дип исемләнгән очеркы Түбән Кама шәһәре елъязмасы дип аталырлык 7 китап язып бастырган, «Түбән Кама шин» ветераны, насыйп булса, быел үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләячәк оста журналист, балачагы авыр сугыш елларына туры килгән Хәдия апа Хәбибуллинага багышланган иде. Бик иртә үсәргә туры килә шул сабыйга, ана назыннан мәхрүм булган нарасыйны сугыш әтисеннән дә аера, нибары ике хаты килеп кала... «Урак эзләре — бармакларымда, камыл эзләре аякларымда әле дә саклана. Ул вакытта урамда бала-чага уйнамый иде. Көн туды исә, өч яшьлек сеңлем Рауза өстәл артында неп-нечкә хәлсез кулларын яңакларына терәп, нурсыз күзләрен бер ноктага текәп бер селкенмичә көне буе утыра иде. Аңа карасаң, йөрәк өзгәләнә. Сеңлемнең ачлыктан саргайган йөзе, ябык гәүдәсе әле бүген дә күз алдымнан китми. Ул көннәрнең авырлыгын мәңге онытасым юк. Барысы да бүгенгедәй күз алдымда. Барысы да хәтеремдә», — дип тетрәнеп искә ала Хәдия апа. 

Профессиональ авторлар (язучылар һәм журналистлар) арасының татар телендәге очерклар бәйгесендә шәһәребезнең матбугат ветераны, Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы, 11 мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укыткан Фәрит Вәгыйзовны Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабыр 3нче урынга лаек булуы белән котлап диплом тапшырды. 

Әлеге иҗат эшләрендә исемнәре телгә алынган сугыш һәм тыл ветераннары быелгы Җиңү бәйрәмен аерым бер дулкынлану белән көтеп алдылар, чөнки быел зур Җиңүгә 80 ел тулды. Авыр сугыш елларын кичкән, зур сынауларда сынмаган ветераннарның теләкләре бер генә: «Сугышлар кабатланмасын, дөньялар имин булсын иде!» 

Өстәп шуны да әйтергә кирәк, бәйгедә катнашкан иҗади эшләрне, газета укучыларын таныштыру йөзеннән, аларны «Җиңү йөзе» рубрикасы астында «Туган як» газетасының алдагы саннарында биреп бару планлаштырыла. Әлеге эшләр белән якыннан танышу сезнең өчен кызыклы булыр дип ышанабыз.

Гүзәлия Гыйбадуллина, Кол Гали исемендәге милли китапханә мөдире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев