Түбән Кама районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Бөек Ватан сугыш ветераны Зиннәтулла Ногымановка 100 яшь тулды.

Декабрь ае башында Түбән Каманың хөрмәтле кешесе, Бөек Ватан сугыш ветераны Зиннәтулла Ногымановка 100 яшь тулды. Шушы олуг бәйрәме уңаеннан ул күпсанлы кунаклар һәм бүләкләр кабул итте.
Зиннәтулла абый 15 яшеннән алып колхозда хезмәт куйган. 1944 нче елда армия сафларына алынып, җиде елга якын Батуми, Новороссийск һәм Севастополь портларын саклый ул. Туган авылына әйләнеп кайтканнан соң Зиннәтулла Ногыманов тормышын авыл хуҗалыгы белән бәйли, 40 елга якын комбайнчы булып эшли. Фидакарь хезмәте өчен Зиннәтулла Газыймҗан улы «Коммунистик хезмәт ударнигы» һәм «Социалистик хезмәт ударнигы» медальләре белән бүләкләнгән. Орден-медальләре байтак ветеранның. Һәркайсында аның сугышчан һәм намуслы хезмәт батырлыклары чагыла.
Зиннәтулла абый тормыш иптәше Мәмдүдә апа белән ныклы матур гаилә корып, 72 ел бәхетле гомер кичерәләр. Хатыны инде вафат. Дүрт ел элек ветеран Афанас авылына күченә һәм шунда бүгенге вакытта киленнәре Роза белән яши. «Икәүләп торабыз, ул миңа, мин аңа терәк. Әтиебез бик ягымлы, акыллы кеше. Ул бик уңган. Бакчада эшләргә дә бик яратты. Балта остасы да иде. Барыбыз да аны бик яратабыз. Менә бергәләп шундый олы бәйрәмен, 100 яшен дә каршы алырга насыйп булды», — ди Роза Ногыманова.
Мөхтәрәм юбиляр бүгенге вакытта да тормыш хәлләре, сәясәт белән кызыксынып, вакытлы матбугатны да күзәтеп бара. Хәтере яхшы, әле җырларга да бик оста икән. Гаиләсе дә ишле. Аның 5 улы, 8 оныгы, шулкадәр үк оныкчыгы һәм 1 оныкчыгы бар. Һәркайсының исемен белә бабай. Һәрьяклап үрнәк булганлыгы, тормышта юл табарга өйрәткәннәре өчен уллары әтиләренә бик рәхмәтле. «Матур тормыш кордылар әти белән әни. Барыбызны да белемле иттеләр. Суын да ташыдык, идәнен дә юдык, колхоз кырында чөгендер дә утадык, бәрәңгесен дә эшкәрттек. Аннары әти янында комбайнда эшләдек. Укуда да, эштә дә бик таләпчән иде әти. Өйрәнгәннәр, тырышканнар берсе дә юкка узмады. Без әтиебез белән бик горурланабыз. Аңа исәнлек телибез», — дип уртаклашты Җәмит абый.
Бер гасырлык юбилеен Зиннәтулла Ногыманов балалары һәм оныклары янәшәсендә генә түгел, дәрәҗәле кунаклар белән дә каршы ала. Олы бәйрәме белән тәбрикләү өчен хөрмәтле ветеран янына шәһәр җитәкчелеге вәкилләре килде. Район башлыгы, Татарстан рәисе һәм Дәүләт Думасы депутаты исеменнән алар Зиннәтулла абыйга җылы сүзләр җиткерделәр, бүләкләргә күмделәр. Киләчәктә тагын очрашып, 105 яшьне дә бергәләп каршы алырбыз, дип килештеләр.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев