Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
БӨЕК ҖИҢҮНЕҢ 80 ЕЛЛЫГЫНА

Түбән Кама районында чик сакчыларына багышланган һәйкәл ачылды

Ачылу уңаеннан Җиңү монументы янында тантаналы митинг узды.

Түбән Кама районының Сухрау авылында Җиңү мемориалы янында Россия чик буе гаскәрләренә багышланган тагын бер һәйкәл ачылды. Бу чараны Хәтер һәм кайгы көне алдыннан үткәрү очраклы гына хәл ителмәгән: Бөек Ватан сугышы башланган көнне нәкъ менә чик сакчылары беренче булып сугышны кабул иткәннәр.

Ачылу уңаеннан Җиңү монументы янында тантаналы митинг узды. Һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Һәйкәл Җиңү монументы янына урнашкан. Обелискны быел Бөек Ватан сугышының 80 еллык юбилее уңаеннан тулысынча яңарттылар. Монда брусчатка җәеп, шушы авылдан фронтка киткән каһарманнарның исемнәре язылган гранит плитәләр куйдылар. Мемориалда шулай ук СВО сугышчыларына багышланган плитә бар.

«Без Чечен сугышында катнашучыларга һәм сугышчы-интернационалистларга истәлекле билгеләр куярга да планлаштырабыз. Бу тулы бер комплекс булачак», — дип белдерде Сухрау авыл җирлеге башлыгы Ришат Галимов.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев