Түбән Кама китапханәчеләре якташларыбыз — Бөек Ватан сугышы геройлары турында буклетлар тәкъдим итте
Һәр буклетта — аерым шәхес тарихы.
Түбән Камада якташларыбыз — Бөек Ватан сугышы геройлары турында буклетлар тәкъдим иттеләр. Габдулла Тукай исемендәге китапханә хезмәткәрләре зур тикшеренү эшләре үткәреп, һәр геройга аерым җыентык багышлаган.
Никита Кайманов, Иван Болодурин, Дмитрий Привалов: бу исемнәр күпләргә таныш. Ләкин аларның гаиләләре, әти-әниләре, батырлыклары, истәлекле сыннары һәм табличкалары, бүләкләү турындагы боерыклары турында бар кеше дә белми.
Һәр буклетта — аерым шәхес тарихы. Китапханә хезмәткәрләре архив документлары, социаль челтәрләр, махсуслаштырылган сайтлар аша, геройны шәхсән белүчеләр белән аралашып, бүләкләү турындагы боерыкларны өйрәнеп, бар булган мәгълүматны бөртекләп җыйган.
Шулай ук шәһәр һәм авыл мемориаллары турында «Павшим — вечная слава» җыентыгын аерым чыгардылар.
«Бу китапның кыйммәтле ягы шунда: биредә безнең Дан ордены кавалерлары Рифкать Гайнуллин, Селиверст Давыдов бар, алар барысы да бу китапта урын тапканнар. Бер китапта файдалы мәгълүмат бик күп», — диде Түбән Каманың һәм Түбән Кама районының үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Гөлназ Арсланова.
Тикшеренү эше моның белән генә тәмамланмый. Хезмәткәрләрнең планнарында берничә тулы форматлы китап чыгару. Моны грант акчасына эшләргә планлаштыралар.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев