Түбән Кама Җиңү Байрагының ике йөз метрлы күчермәсен кабул итте
Бу флаг совет халкының нацизмга каршы сугышта Җиңүе символы.
Түбән Кама «Безнең бөек Җиңү» патриотик марш-эстафетасын кабул итте. Аңа старт 17 мартта герой-шәһәр Севастопольдә бирелде. Җиңү Байрагының күчермәсен безгә Казаннан китерделәр. Байкерлар озатуында байракны Мәңгелек ут янына алып килделәр, анда тантаналы шартларда йөзләгән түбәнкамалы күз алдында Бөек Җиңүнең 200 метрлы символын җәелдерделәр.
Шеренгада Җиңү Байрагының күчермәсен Төньяк Кавказдагы сугыш һәм башка кораллы конфликтлар ветераннары да алып барды, алар белән иңгә-иң — махсус операциядә катнашучылар. Соңыннан Байракны Татарстан кадетлар корпусы укучылары кулына тапшырдылар. Бу егетләргә бүген тарихи ядкарьгә кагылу бәхете насыйп булды. 60 кадет 200 метрлы зур байракны җәйде.
Җиңү байрагы — 1945 елның 1 маенда Берлин шәһәрендәге Рейхстаг бинасы түбәсенә Кызыл Армия хәрбиләре тарафыннан куелган Идрица укчы дивизиясенең II дәрәҗә Кутузов орденлы 150 нче штурм флагы. Бу флаг совет халкының нацизмга каршы сугышта Җиңүе символы булды.
Халыкара фашизмга каршы марш-эстафетаны Түбән Кама Удмуртия Республикасына тапшырды. Җиңү Байрагы нәкъ менә шунда китте. Акция йөздән артык шәһәрдә узачак. Патриотик чара 8 майда Мәскәүнең Поклонная тавындагы Җиңү паркында тәмамланачак.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев