Мәскәү делегациясе «Җиңү юллары» акциясендә катнашу өчен Түбән Камада булды
Кунакларны Ветераннар советының эшчәнлеге белән таныштырдылар, районда яшьләр арасында үткәрелә торган чаралар турында сөйләделәр.
«Җиңү юллары» («Дорогами Победы») — Бөтенроссия акциясе, аның максаты Бөек Ватан сугышында җиңү яулаган кешеләрнең истәлеген саклау.
Әлеге акция кысаларында Түбән Камага Мәскәүдән делегация килде. Кунакларны Ветераннар советының эшчәнлеге белән таныштырдылар, районда яшьләр арасында үткәрелә торган чаралар турында сөйләделәр.
Җиңү монументы янында Мәскәү делегациясе Мәңгелек утка чәчәкләр салды һәм һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алды. Соңыннан ветераннар Советы Рәисе Григорий Китанов оешма эшчәнлеге турында сөйләде. 45 ел эчендә Совет әгъзалары Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлеген саклау өчен күп эшләр башкарган. Быел Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан алар яңа инициатива белән чыктылар: районда яшәүче барлык катнашучыларның истәлеген мәңгеләштерү. 9 майга Җиңү белән кайтканнарның исемлеге торгызылачак.
Түбән Кама районында сугыштан әйләнеп кайтмаганнарга багышланган 42 һәйкәл бар. Ул елларда фронтка 8 меңнән артык кеше киткән, яртысыннан кимрәге өйләренә әйләнеп кайткан. Хәзерге вакытта әлеге коточкыч вакыйгаларның 7 катнашучысы исән. Киләчәк буын һәркемне истә тотарга тиеш. Моның өчен Үзәк китапханәдә төрле чаралар үткәрелә. Биредә шулай ук район ветераннары турында уникаль фонд булдырылган. «Җиңү юллары» акциясендә катнашучылар тәэсирләнде һәм китаплар бүләк итеп калдырды.
Түбән Кама районының хәтерне мәңгеләштерү һәм тарихны саклау тәҗрибәсе Мәскәү делегациясе әгъзаларыннан югары бәя алды. «Җиңү юллары» акциясе Түбән Камада гына уздырылмады, анда катнашучылар Алабугада һәм Чаллыда да булдылар.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев