Туган як

Түбəн Кама шәһәре

18+
БӨЕК ҖИҢҮНЕҢ 80 ЕЛЛЫГЫНА

Исемнәре ташка уелган

Түбән Кама шәһәрендә һәм районында Җиңүнең 80 еллыгына багышлап, 42 һәйкәл яңартылган.

Фотода: З. Рәхимова / Фото шәхси архивтан

Безнең Үчкә авылында да Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларга Мәңгелек дан һәйкәле яңартылды. Аның ачылу тантанасы 8 майда үткәрелде.

Һәйкәлгә 116 сугышта катнашучы исемлеге теркәлгән, шуларның 55е сугыш кырларында ятып калган. Авылдашларны, бигрәк тә гаиләләрен шатландырып, 61е сугыштан исән кайткан.

Элекке һәйкәл моннан 30 ел элек Җиңүнен 50 еллыгы көнендә тантаналы рәвештә ачылган булган һәм бүгенгесе икенче урынга куелган. Бу һәйкәл зуррак һәм биегрәк тә, уңайлы урында урнаштырып, рәшәткә белән әйләндереп алынган.

Фотода: Х. Нигъмәтҗановага бүләкләр тапшыру мизгеле // Гүзәл Маликова фотосы
Фотода: Х. Нигъмәтҗановага бүләкләр тапшыру мизгеле // Гүзәл Маликова фотосы

Һәйкәлне ачу көнендә оештырылган митингта бөтен авыл халкы катнашты. Тантана барышында Каенлы авыл жирлеге рәисе Рәмис Нигъмәтжәнов Үчкә авылының хөрмәтле 95 яшьлек тыл ветераны Хәмидә Габдрахман кызы Нигъмәтҗановага бүләкләр тапшырды. Хәмидә апа бәетләр язучы да әле ул.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев