«Җиңүдән җиңүгә»: түбәнкамалылар акция кысаларында 1945 метр йөгереп узды
Чара ике мөһим датага — фашист Германиясен һәм милитаристик Японияне җиңүнең 80 еллыгына багышланган иде.
Түбән Камада «Җиңүдән җиңүгә» Бөтенроссия акциясе узды. Чара ике мөһим датага — фашист Германиясен һәм милитаристик Японияне җиңүнең 80 еллыгына багышланган иде.
1945 — Бөек Ватан сугышы тәмамлану елы гына түгел, бу — Түбән Кама спортчылары узарга тиешле дистанция дә. Атлетлар йөгерү алдыннан тантаналы митингка тезелде.
«Безнең халыкның ике бөек җиңүе бар. Бу — фашист Германиясен җиңүне бәйрәм итә торган 9 май һәм милитаристик Японияне җиңү — ул 3 сентябрьдә бәйрәм ителәчәк. Киләсе елда акция үзенең катнашучылары һәм географиясе буенча масштаблырак булыр һәм үзенең статусы буенча Үлемсез полк белән тигезләшер дип өметләнәбез», — дип билгеләп үтте «Җиңүдән җиңүгә» акциясе пресс-секретаре Дмитрий Бровкин.
Түбән Кама эстафета маршрутында алтынчы шәһәр булды. Оештыручылар белән бергә ноктадан ноктага Мәскәүдәге Мәңгелек ут ялкыны белән лампадка сәяхәт итә. Элегрәк ул Казанда булган, ә Түбән Камада аның ялкыныннан факел кабызганнар, аны сугыш хәрәкәтләре ветераны Антон Шишовка тапшырдылар. Соңрак, ялкынны бөтен дистанция буенча алып бару өчен ул утны спортчы Анна Сафинага бирде.
Һәр шәһәр дистанцияне үзе сайлап ала. Оештыручылар бөтен ил буйлап 10 миллион метр йөгереп узарга хыяллана. Моның өчен эстафетаны уздыру көнендә катнашу мәҗбүри түгел. Акциянең сайтында нәтиҗәне билгеләп, теләсә кайсы көнне кушылырга мөмкин. Бүген исә инициативаны шәхсән хупларга дистәләгән түбәнкамалы килде.
Финишка килеп җиткәч, спортчылар Җиңү монументы янында кабат очраштылар, анда бер минут тынлык узды. Акция азагында катнашучылар Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар.
«Җиңүдән җиңүгә» Бөтенроссия акциясе быел беренче мәртәбә старт алды һәм инде Россиянең 32 шәһәрен колачлады. Аңа илебезнең башка торак пунктлары да, төбәкләре дә кушылырга мөмкин. Эстафета Мәскәүдә башланып, Көньяк Сахалин һәм Пекинда тәмамланачак. Кытай башкаласында мәңгелек утның бер өлешен йөгерүдә катнашучы ике илнең лидерларына тапшырачаклар.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев