«Яхшылык үзеңә кайта ул»
Хезмәт ветераны Зилә Садыйк кызы Хөсәенова дәһшәтле сугыш елларында туган, балачагы сугыштан соңгы елларга туры килгән.
Зилә Хөсәенова тумышы белән Башкортстан якларыннан. Сугыш башлангач дөньяга килә ул. Әтисе Бөек Ватан сугышына киткән була инде, кыз бер мәртәбә дә аны күрә алмый.
Зиләгә 4 яшь булганда әтисенең «похоронка»сы килә. Бу авыр кайгыны күтәрә алмыйча, әнисе Зәкия дә озакламый вафат була. Кыз, беренче сыйныфка укырга кергәнче, әбисе тәрбиясендә үсә. Соңрак олы апасы Рәшидә аны Үзбәкстан якларына алып чыгып китә.
1925 елгы Рәшидә апасы авылның иң чибәр кызларының берсе була. Өстәвенә, авылда ул гына укый-яза белүче. Авылларына якын гына җирдән пыяла ясарга чимал булган ком чыгарып, вагонеткаларга төяп озатучы эшчеләргә көненә 2 кило 200 грамм ипи биргән заманалар.
Шулай бервакыт Рәшидә апаның бер норма икмәге җитми. Җитми дә түгел инде, бер эшче көндәлек талонын югалткан була, ул аның хәленә кереп, талонсыз гына икмәк биреп җибәрә. Ә бит идарәгә талоннарны алып барып, хисап тотасы... Шул талоннар саны җитмәгәнгә, яшь кызны судка бирәләр һәм... 2 ел да 2 айга төрмәгә утырталар.
Уфада танышлары күп булгач, Рәшидә төрмә начальнигыннан башка җиргә күчерергә рөхсәт сорый. Төрмә башлыгы «Мин сине Себергә урман кисәргә генә җибәрә алам», — дигәч, анда китәргә ризалык бирә. Шулай итеп, тайга урманнарында срогын тутырып, туган якларына әйләнеп кайта. Үзбәкстан якларында, Бохарада туганнары барлыгын искә алып, адресларын эзләп таба һәм 1937 елгы энесе Инфар белән шул якларга чыгып китә.
Әлегә мәктәпкә барыр вакыты җиткән Зилә яше йөзгә җиткән әбисе янында калып тора. Барып урнашкач, бераз ияләнгәч, төпчек кыз Зиләне дә үз яннарына алалар. Элекке балалар йорты, хәзер инде мәктәп булачак бинаны барып күреп тә кайта Зилә. Ул вакытта шундый тәртип — беренче сыйныфка укырга кергәнче, медицина тикшерүе узарга кирәк була. Бу чакта кызчык үзлегеннән берникадәр укырга өйрәнгән була инде. Еллар үтсә дә, бер хатирә күңеленнән чыкмый аның. «Апам табибларга чират алды. Ә мин коймага сөяп куелган такталарга язылган сүзләрне иҗекләп укып йөрим. Шунда балалар кулы белән язылган бер язуга күзем төште Анда: «Гитлер убил мою маму. Мамочка, как я по тебе скучаю. Мне плохо без тебя», — дип язылган була. Инде медицина тикшерүе үтәргә чират җиткән Рәшидә апам мине ашыктыра. Ул баланың күңел түреннән язган сүзләре әле дә күз алдымда тора», — дип искә ала Зилә Садыйк кызы. Ул каһәр төшкән сугыш күпме сабыйларны ятим, хатын-кызларны тол калдырды шул!
Укырга кергәч, балаларны торган җирләреннән 7 чакрым ераклыкта урнашкан инвалидлар йортына эшкә йөртәләр. Балалар биредә чәчәкләрне карап, тәрбияләп үстерәләр, җыештыру эшләрендә төп ярдәмче булалар. Алга китеп булса да шуны әйтим, Зилә Хөсәеновага киләчәк һөнәрен сайларга да шушы инвалидлар йорты этәргеч бирә. Медицина өлкәсен сайлап, шәфкать туташы булып, гомерен яраткан хезмәтенә багышлый ул.
«Без беренче мәртәбә инвалидлар йортына барып кердек. Каравылчы бабай безне капканы ачып кертте. Андагы чәчәкләрнең матурлыгы һәм күплеге әле дә күз алдымда. Һәм аяксыз, кулсыз, күзсез сугыш ветераннары... Алар кайсы Питер, кайсы Мәскәү шәһәреннән һәм өлкәләреннән. Сугыш китергән бәла-казаларның дәвамы белән җиде яшемдә шулай таныштым», — ди З. Хөсәенова.
Мәктәптә уку елы дәвамында, җиде ел инвалидлар йортына булышырга йөриләр алар. Кыз мәктәптә укыган чакта инде абыйсы медицина юлыннан киткән була. Зилә дә медицина училищесына укырга керә. Уку йортын тәмамлаган кызларны ерак дала уртасындагы авылга эшкә җибәрәләр. Анда яшь кыз баланы урлап, кияүгә алып китәләр.
Әлеге дә баягы Инфар абыйсы, далада туганымны калдырмыйм дип, биш айдан кызны алып кайта. Зилә Инвалидлар йортына шәфкать туташы булып эшкә урнаша. Өч ел чамасы эшләгәч, гомерлек яры, ире Рафаэль белән кавышалар.
Шулай матур гына яшәп ятканда югары белемле егетне Андиҗан каласына, «авыр» яшүсмерләрне эшкә өйрәтергә җибәрәләр. Биредә бер бүлмәле квартир бирәләр. Кызы Луизасын тапкач, алты айлык сабыен кулына алып Зилә дә ире янына күчеп килә. Биредә күрше хатыны татар булып чыга. Аның сәламәтлеге белән проблема була. Укол ясаучы шәфкать туташлары, хәтта бик тәҗрибәле булсалар да, кан тамырларына эләгә алмыйча интегәләр икән.
Ә Зилә ханымның бик яхшы шәфкать туташы булуы хакында даны инде үзеннән алда килеп җиткән була. Ул күршесенә венасын табып, ун көн буе дарулар кертеп, бик зур ярдәм күрсәтә. Бу урында Зилә ханымның тагын бер бик мактаулы гамәлен язып китмичә булдыра алмыйм. Ул чорларда Үзбәкстан якларында туганнар белән өйләнешү гадәте була. Таулы районнарда аеруча киң таралган никахларның нәтиҗәсе булып, аяклары гарип булган, читкә борылган сабыйлар күп туа.
Медицина институтын тәмамлап, шул хакта диссертация язган бер үзбәк хатыны, сәламәтлек саклау министрлыгы аша, Зилә Садыйк кызын табып ала һәм аңа шул гарип балаларның аякларын гипслау юлы белән турайту өлкәсендә эшләргә чакыра.
Бохарада медучилищеда укыганда гипслау юлы белән бөгелгән, борылган гарип аякларны турайтып булу мөмкинлеге хакында дәресләрдә узган була алар. Ә бит монда балалар язмышы...
Диссертация яклар өчен 50 сабыйны гипслап дәваларга тиеш була әлеге ханым. Бик озак уйлангач, икеләнгәч, «савап булыр» дип ризалаша Зилә Хөсәенова бу авыр хезмәткә. Авыр дим, чөнки аякны башта массаж ясап йомшартасы, аннары гипс ясыйсы...
Алар 40 баланың аягын шулай йөрерлек хәлгә китереп турайталар. Советлар чоры таркалып, күпләр кире туган якларына кайта башлаган чорда Зилә белән Рафаэль дә Үзбәкстаннан китәргә уйлыйлар. Кызлары — Әлмәт каласына, уллары Ильяс инде Түбән Камага кайтып төпләнгән була.
Шулай бер төнне, инде йоклар вакыт җиткәч, аларның ишекләрен гаилә дуслары шакый. Зилә белән Рафаэльне Сарман якларына, «Петровский» заводына эшкә кайтырга кодалый. Кайтуын кайтырга кирәк тә бит, ә бер якка да билетлар сатылмый. Билет сатучы кассалар ябык, ни эшләргә дип аптырап торган Зилә Садыйк кызына тимер юл вокзалында бухгалтериядә эшләгән бер ханым ярдәм кулы суза. Баксаң, ул ханым вакытында гипс салып аягын турылаткан бер малайның туганы булып чыга.
Ул башта Рафаэльгә Казанга бер кешелек билет юнәтә. Ире Татарстан якларына кайтып төпләнә. Хәзер инде Зиләгә дә кайтырга, әйберләрне тутырыр өчен контейнер табарга кала. Ул контейнер юллап, оешмага барса — анда да теге 40 баланың берсенең бабасын очрата. Ул үзбәк кешесе Зилә Хөсәенованың аркасыннан сөеп, рәхмәтләр әйтә. «Оныгымны аякка бастырдың, йөгереп йөри. Без сезгә гомер буе рәхмәтлебез», — дип контейнерны йортларының ишек төбенә кадәр үк китереп куя.
Әнә шулай алар Сарман якларына кайтып төпләнәләр. Биредә Рафаэль абый йорт салып керә, өрек агачына кадәр үстереп, гөл бакчасы ясый. Менә шулай матур итеп яшәп ятканда, гаилә башлыгында яман чир ачыклана. «Бәлки дәвалап булыр» дигән ният белән алар зуррак шәһәргә, Түбән Камага килеп урнашалар. Рафаэль абый әле ике елдан артык бу начар чир белән көрәшә. Тик кызганыч, гомерлек ярын, бергә утлар-сулар кичергән, тормыш авырлыкларын бергә күтәргән Зиләсен кадырып, бу якты дөнья белән хушлаша.
Зилә апа, аның туганнары хакында бер тулы китап язарлык. Гыйбрәтле хәлләр булса да, язмамны шушы урында туктатам. Бүгенге көндә Зилә апа балалары, оныклары тәрбиясендә матур гына яшәп ята. Газетабызның бер санында язган, махсус хәрби операциядә булып кайткан Марсельнең дәү әнисе булуын һич кенә дә язмый калдыра алмыйм. Димәк, уллары-кызларына тиешле тәрбия биргән, илен сөйгән чын ир-атлар үстергән.
Фотолар гаилә архивыннан.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев