Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
БӨЕК ҖИҢҮНЕҢ 80 ЕЛЛЫГЫНА

Гөлфия Дәүләтшина: «Әти безне җил-давылдан саклады»

Түбән Кама китапханәләр берләшмәсендә эшләп килүче «Кунакчыл Түбән Кама» проектының чираттагы кунагы фронтовик язучы, шагыйрь Нәби Дәүлинең кызы Гөлфия Дәүләтшина булды.

Ул көнне Казан кунагы язучы-фронтовик әтисенә багышланган ике чарада катнашты. Беренчесе Б. Урманче исемендәге 2 нче гимназиядә узды. Шәһәрнең 6 нчы китапханәсе хезмәткәрләре егеткызларны әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, Гөлфия Дәүләтшина әтисе белән бәйле матур хатирәләрен уртаклашты. 

Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәдә узган «Еллар минем күңел сафлыгын уткасуга салып сынады» дип исемләнгән истәлекләр кичәсе исә укытучылар, тәрбиячеләр, китапханәчеләр, каләм тибрәтүчеләр һәм, гомумән, Нәби Дәүли иҗатын үз иткән түбәнкамалыларны җыйды. Чараны югары дәрәҗәдә һәм күңелләргә үткәрерлек итеп шәһәребезнең Кол Гали исемендәге милли китапханәсе хезмәткәрләре оештыруын әйтеп узу да урынлы булыр. Әйе, язмыш Нәби Дәүлине төрлечә сыный, уттан алып суларга сала. Тик җирдәге тәмуг газабын кичергән, аннан котылгач та җәберләүмыскыллауларга дучар булган шагыйрь рухы сынмый. Йөрәк әрнүләрен, сыкрану-сызлануларын язучы укучысы белән китапларында бүлешә. Ә аның «Яшәү белән үлем арасында», «Җимерелгән бастион» повестьлары заманында зур яңалык булып кабул ителә: әдәбиятка ул әлегәчә язылмаган сугыш хакыйкатен алып килә, дәһшәтле елларны бар дөреслеге белән тасвирлый, фашизмның чын йөзен ача.

Язучының кызы Гөлфия Дәүләтшина әсәрләрнең язылу тарихы турында менә ниләр сөйләде: «Әтием сугышның беренче көннәреннән үк үзе теләп фронтка китә һәм чолганышта калып, дүрт елга якын әсирлектә була. Анда күргәннәрен, кичергәннәрен ул «Яшәү белән үлем арасында», «Җимерелгән бастион» повестьларында сурәтли. Тик аларны ул сугыш бетеп, шактый еллар үткәч кенә бастыру бәхетенә ирешә: сугыштан соң 12 ел язарга рөхсәт булмый. Әсирлектән кайтканнарга үзгә караш, мөнәсәбәт иде бит. Кычкырып әйтмәсәләр дә, аларны сатлыкҗан дип йөрттеләр, илгә хыянәт итүдә гаепләделәр. Гәрчә беркем үзе теләп әсирлеккә төшмәсә дә! Нәби Дәүли әсәрләрен укыганнар яхшы белә: концлагерьларда нинди генә михнәтләр күрергә туры килми аларга. Бөтен ил белән Бөек Җиңү көнен бәйрәм иткәндә, әтиемнең йөрәге мең кат телгәләнеп, тирән ярасыннан кан саркыгандыр. Күкрәк тулы орден-медальләр белән горур атлап барган ветеран язучылар арасында аңа урын юк иде. Үз илендә, үз җирендә кадерсезгә әйләнде бит ул. Җанын кайда куярга белми йөргән авыр чакларда ул кулына каләмен ала иде. «Яшәү белән үлем арасында», «Җимерелгән бастион» повестьлары әнә шулай туды». 

Әйе, фашизм тырнагыннан исән-имин котылса да, туган иленә кайткач, кабат тоткын хәлендә каласын белми шул әле әдип: туктаусыз сорау алулар, гаепсезгә кимсетүләр, эшсез интектерүләр... Боларына ничек тә түзәрсең, ә менә сиңа кайчандыр бик тә якын, газиз булган кешеләрнең синнән читләшүен, гаиләңнең баш тартуын, дусларыңның ваз кичүен ничек аңларга?! Иңнәренә ишелеп төшкән шушы авыр лыкларны җиңәр өчен кайдан көч алды икән язучы? 

Әдипнең балачагы да тоташ сынаулардан торган икән бит. Бик иртә әти-әни назыннан мәхрүм калган малайны язмыш туган төбәгеннән ерак җирләргә алып китә. Үги әтисе тугыз яшьлек Нәбиулланы бер байга сатып җибәргәч, сабый сарык көтүе көтеп көн күрә. Йоклап китеп, бер сарык югалганнан соң, хуҗа аны бик каты кыйнап, урамга чыгарып ыргыта. Малай Сталинград балалар йортына эләгә, шунда ук сәнгать техникумында белем ала (Нәби Дәүли менә дигән рәссам да булган!). Туган ягыннан, татар мохитеннән читтә үскән егет туган телен онытмый, аңа булган садә, саф хисләре аны гомере буе озата бара. Әнә шул мәхәббәте егетне әдәбиятка алып килгәндер дә. Шагыйрь буларак таланты утызынчы елларда ук күренсә дә, зур әдәбият мәйданына Нәби Дәүли тормышның ачы сынауларын узган аксакал булып килә. Аның «Кояшка йөз белән», «Язмышка юл», «Яңгырау», «Тамгалы бүре» әсәрләрен китапханәбезгә йөрүчеләр дә яратып укый, тормышка мәхәббәт белән сугарылган шигырь-поэмаларын сорап алалар.

Шигырь дигәннән, барыбыз да яратып җырлый һәм тыңлый торган «Син кайда идең?», «Чулпан», «Уфа ни өчен матур?», «Моңлы гармун» җырларының Нәби Дәүли сүзләренә язылганын күпләр белмәгәндер дә әле! Ә аның «Әлкием-әллием-бәллием» җыры инде күптән язучының туган ягы — Әлки төбәге гимнына әйләнгән. Халкыбыз күңелен яулаган бу җырларны тамашачылар «Илһам» эстрада ансамбле җырчылары Ильяс Шәяхмәтов, Рөстәм Мортазин һәм Миләүшә Нуруллинага кушылып башкарды.

Укучы күңелендә иң тирән хисләрне уята торган мондый эчтәлекле әсәрләр язар өчен шагыйрь кайдан илһам алды икән дисәм, мөгаен, гаиләсеннәндер. Әйе, икенче хатыны — Наҗиясе белән кызы Гөлфия аның өчен яшәү мәгънәсенә, яшәү яменә әйләнә. Гаилә коргач, әдип яңадан яшәргә өйрәнә. Шушы урында янә Гөлфия апага сүз бирик әле: «Әнием фронттан 1944 елда кайта. Ул зенитчица булып, Мәскәү күген саклаган. Заводка хисапчы булып эшкә урнаша. Абыйсы азыктөлек кибетендә эшләгән. Нәби Дәүли дә еш кына шушы кибеткә кергәли торган була. Бер килүендә Җәүдәт абый язучыга, сүз иярә сүз чыгып, минем бик матур, акыллы сеңелем бар, дигәч, тегесе танышырга теләвен әйткән. Әтинең ул вакытта тормышы җиңелләрдән булмаган: бар мөлкәте — әлүмин кашык, тәлинкә дә бер кружка. Бары 1953 елда гына язучыларның Аккош күлендәге иҗат йортында каравылчы булып эшләргә рөхсәт бирелә аңа. Акчасы, эше, торыр җире булмагач, әти озак вакыт гаилә кора алмаган. 1957 елда Мәскәүдә аның «Яшәү белән үлем арасында» повесте нәшер ителә. «Китабым чыкты! Наҗия, чык миңа кияүгә!» — дип шалтырата ул әнигә». 

Әтисе белән бәйле якты хатирәләрне Гөлфия апа йөрәге түрендә саклый. «Тормыш авырлыкларын күп күрсә дә, һәрвакыт шат күңелле иде. Ул безне җил-давылдан саклады. Аның «Сугыш бетте, тыныч тормышта яшибез, дип уяну — нинди зур бәхет!» — дигән сүзләрен мәңге онытасым юк. Әтинең озак вакыт үз куышы булмады. Квартирлы булдым дигәндә генә, коридорда елап утырган ике балалы хатын-кызны күреп, ул аңа үзенең ордерын биреп калдыра. Ярдәмчел, олы йөрәкле кеше булып кереп калган әти минем күңелгә».

2018 елда Гөлфия апа Казан шәһәре хакимияте ярдәме белән күптәнге хыялын чынга ашырган — әтисе әсирлектә булган урыннарны үз күзләре белән күреп кайта ул. Тормышындагы әлеге мөһим сәяхәткә, бабасының кем икәнлеген белсен, горурлансын, онытмасын дигән максат белән олы оныгы Савваны да үзе белән ала. «Шунысы сөендерде: Германия китапханәләрендә Нәби Дәүлинең «Яшәү белән үлем арасында», «Җимерелгән бастион» китаплары саклана. Әсәрләре алман теленә тәрҗемә ителгән», — диде кунак. 

Шул ук вакытта бер үкенече дә калган Гөлфия апаның: кимсетүләргә, түбәнсетүләргә дучар булып яшәгән язучыга тулысынча акланган көнен күрергә насыйп булмый. 1977 елда Нәби Дәүлигә БухенвальдДора үлем лагеренда фашизмга каршылык хәрәкәте вәкиле буларак дәүләт бүләге бирелү турында карар имзалана. Ләкин язучы гаиләсенә әлеге медаль 1990 елда, әдип вафатыннан соң ярты ел үткәч кенә тапшырыла. 

Нәби Дәүлинең татар әдәбиятында үзенең лаеклы урыны булуы һәм иҗатының киләчәктә, һичшиксез, тирәнтен өйрәнелергә тиешлеге турында язучы Факил Сафин белән Түбән Кама китапханәләр берләшмәсе директоры Гөлназ Арсланова да әйтте. Әдипнең якташы — шәһәребез аксакалы Мансур Ганиев аның әсәрләренең яшь буынны тәрбияләүдә зур әһәмияткә ия булуына басым ясады, быел Нәби Дәүлинең тууына 115 ел тулу уңаеннан республикада һәм шагыйрьнең туган ягында истәлекле чаралар үткәреләчәгенә ышанычын белдерде. Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәрләре исә язучының «Яшәү белән үлем арасында» әсәреннән өзек һәм шигырьләрен укып, чараны тагын да ямьләндереп җибәрде.

Айгөл Гәрәева, Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәре
Гөлүсә Полякова фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев