Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
БӨЕК ҖИҢҮНЕҢ 80 ЕЛЛЫГЫНА

Фронтта да, тылда да сынатмаган

Бу язмам сугыш ветераны, хәзерге вакытта инде вафат Николай Иванович Тузеев хакында.

Кызганыч, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәренең сафы елдан-ел сирәгәя. Ә бит аларның Җиңүгә керткән өлешләре бәяләп бетергесез. Илебезне немец фашистларыннан саклаган авылдашларыбызның батырлыгы әле хәзергәчә яшьләребезгә үрнәк булып тора. Аларны онытмыйбыз. Бу язмам сугыш ветераны, хәзерге вакытта инде вафат Николай Иванович Тузеев хакында.

Улы Геннадий сөйләгәнчә, сугыш башланганда әтисенә бары тик 16 яшь кенә була. Дуслары арасында иң кыска буйлы, иң ябыгы булса да, иптәшләреннән бер дә калышмый, тырыш хезмәте белән сугышка киткән ир-атларны алыштыра, җиң сызганып фронтка ярдәм итә. 

1943 елда, ул чагындагы Ширәмәт районында комиссия узганда, башка егетләр Николайдан «Олы Аты авылы егетенең буе 1 метр да 47 сантиметр авырлыгы 42 килограмм», — дип көләләр. Хәрби комиссиядә утыручылар «Ничего, үсәрсең әле», дип, егетне сугышка җибәрәләр.

Николай Иванович сугыш юлын Суслонгерда башлый. Андагы мәхшәрнең сугыштан да начаррак икәнен ишеткәнегез, укыганыгыз булгандыр, шуңа күрә кабатлап тормыйм. Н. Тузиевны аннан соң Ленинград фронтына җибәрәләр. Соңрак авылдашыбызга Эстонияне азат итүдә катнашырга туры килә. Шунда яраланып, госпитальдә дәваланып чыга. Үзенең хезмәт иткән пехота ротасына яңадан кушылып, Курляндия җирләренә кадәр барып җитә. Анда күрсәткән батырлыгы өчен «Дан» орденына лаек була. 

Сугыш тәмамлангач та ике ел хәрби хезмәтен дәвам итә Николай Иванович. Бары тик 1947 елның мартында гына туган якларына әйләнеп кайта. Баштарак колхозда тракторга утыра, аннан комбайнчы һөнәрен үзләштереп, 17 ел комбайнда эшли. 1965 елда районда беренче урынга лаек булган өчен Николай Ивановичны телевизор белән бүләклиләр. «Авылда ул чакта телевизор берничә кешедә генә иде. И сөендек бу зур бүләккә», — дип исенә төшерә Геннадий Николаевич. 

Соңрак Н. Тузеевны бригадир-управляющий итеп билгеләп куялар. Тынгысыз җанлы ветеран идарә иткән чорда Олы Аты бригадасында эшләр гөрләп бара. Елдан-ел зуррак уңышларга ирешкән өчен, 1967-1968 елларда ул СССРның икътисади казанышлар күргәзмәсендә ВДНХның махсус медаленә лаек була. 1971 елда Николай Иванович Тузеев СССРның иң югары ордены — Ленин ордены белән бүләкләнде. Ул авылда шундый дәрәҗәле орден белән бүләкләнгән бердәнбер кеше. 

Лаеклы ялга чыккач та тик утырмый ветеран. Су буеннан тал чыбыклары җыеп кайтып, кешеләргә матур кәрҗиннәр, сабыйларга бишекләр үреп бирә. Аннан соң ул әйберләрен кешеләргә бүләк итеп өләшә. Авыл урамыннан кәрҗин тотып үткән Николай дәдәйне үземнең дә күргәнем булды. Әйе, бер тик тора белмәде Николай дәдәй. Кул чалгысы белән печәнен чабып, җәй буе зиратны тәртиптә тотты. Буш вакытларында шигырьләр язды. 

Без Кызыл Чапчак мәктәбенә укырга йөргәндә, Николай дәдәй кышкы бураннарда укучыларны җәяү йөртмәде, салам ташый торган тракторны гел бирә иде. Аның балаларга күрсәткән игътибарын әле дә рәхмәт сүзләре белән гел искә алабыз.

Ул 2010 елның апрелендә 85 яшендә вафат булды. Бүгенге көндә аларның нигезендә улы Геннадий гомер кичерә. 

Түбәндә сезнең игътибарга язмам герое Николай Тузеевның бер шигырен тәкъдим итәм.

Их, син картлык!
Егет чакта күп булгандыр 
Без кабызган учаклар.
Кызларның да чибәрләрен
Озатып йөргән чаклар. 
Хәзер инде картаелды. 
Әкрен генә йөримен. 
Ул чакларны искә алып, 
Кар көртләрен көримен.
Олыгаеп барсак та шул 
Йөрәк картаймый икән,
Яшь чактагы гадәтләрен 
Һич тә ташламый икән

Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев