«Дилбегәне улының кулына тапшырып киткән»
Бабамның бабасы Мәлик Мөслим районы Түбән Табын авылында мулла булган.
Үз балаларына ул һәрвакыт белемгә омтылырга куша. Әмма үткән гасыр башында узган октябрь инкыйлабы давыллары бөтен планнарны җимерә. Авылда мәчетне япкач, Мәлик кечкенә кибет ачкан, аннан килгән керем (әби әйтмешли, «өчкә алып бергә» саткан) ипи-тозлык кына булган.
30 нчы еллар башында бар йорт-мөлкәтләрен талап алганнар, күп балалы гаиләсе кечкенә иске мунчада торган. Күп кайгы-хәсрәтләр кичерүгә карамастан, улы Вагыйз беренчеләрдән булып колхозга керә. Җиң сызганып эшли башлый, алдынгылар рәтендә була. Уңган кыз Саҗидә белән гаилә кора. Бер-бер артлы матур кызуллары туа.
1941 елда башланган Бөек Ватан сугышы барлык якты хыялларны челпәрәмә китерә... Унбер яшендә, көз көне, Яхъя атлы "лобогрейка«да әтисе белән ерак басуга йөри. Ә бер көнне атлы чапкын Вагыйз Мәликовка басуга повестка алып килә. Дилбегәне әтием Яхъя кулына тапшырып: «Бу басуны, улым, үзегез урып бетерерсез инде», дип әйтә дә, авылга кайтып китә. Шул көнне әтисен соңгы тапкыр күрүе була кечкенә Яхъяның.
Мөслим хәрби комиссариатыннан якташлары белән Вагыйз Мәликовны Мари урманнары арасында урнашкан хәрби лагерьларга җибәрәләр. Суслонгер дип аталган бу урында Идел буе төбәгеннән мобилизацияләнгән төрле милләттәге ирләр бик азап чигәләр. Ашау бик начар була — штаб тирәсендә караклар күп булгандыр, мөгаен. Җитмәсә, көне буе окоплар казып, әллә ничә чакрымнар маршбросоклар үтеп кайткан солдатларны өстәмә хәрби өйрәтүләр дип, төнгә кадәр, авыр чи бүрәнәләрне башта лагерьның бер башыннан икенче якка, аннары шул агачларны ук кирегә ташыталар...
Бу җәһәннәм тишегендә вак-төяк дисциплина бозучыларга да үтә рәхимсез җәза алымы кулланалар: аяк табаннарына калын такта белән сугалар. Шулай иткәч, кеше тиздән йөри алмый башлый, аяксыз кала икән. Суслонгер турында шикаятьләр күп булгач, 1942 нче ел башында Мәскәүдән К. Ворошилов җитәкчелегендә тикшерү килгән, лагерьның берничә начальнигын аттырганнар. Вагыйз бабайның «Тизрәк фронтка барырга иде, хет авыз тутырып ипи ашар идек», — дип язган хаты кемдер аша Мөслимгә кайтып җитә.
Кызыл Армия гаскәрләренең декабрь-гыйнвар айларында Мәскәү астында барган уңышлы һөҗүменнән соң командование Ленинград блокадасын өзү буенча зур хәрби операция планы кора. Волхов фронтына 52 нче һәм 66 нчы армияләрне җибәрәләр. 299 нчы укчы дивизиянең 456 нчы укчы полк составында кызылармияче Вагыйз Мәликов та була. Гитлерчыларның фронт линиясен өзеп, безнең солдатлар дошманның күп гаскәрләрен тар-мар итәләр.
Әмма сугыш кораллары, хәрби техника белән тиешле дәрәҗәдә тәэмин ителмәгән 66 нчы армия чолганышта кала. Канлы бәрелешләрдә Вагыйз Мәликов каты яралана. Бабайның соңгы хаты госпитальдән килә. Берничә айдан соң гына хәрби комиссариаттан «Хәбәрсез югалды» дип язылган уч төбе хәтле кәгазь житкерәләр.
Сугыш елларын Саҗидә әбием дүрт бала белән ничек кичкәндер, аны сөйләп-аңлату бик читен. Ярый әле җәй көннәрендә Ык буендагы балтырган, кузгалак, кукы, кычыткан, юа, песи борчагы, кәҗә сакалы үләннәре белән туеналар. Кышларын бәрәңге коткара, анысын да язга кадәр җиткереп булмый. Басуларда кар эри башлауга кырда калып өшегән бәрәңгене җыеп кәлҗемә ясаганнар. Өскә кияргә кием калмый...
Шул вакытта кемдер Яхъяга бакчада махорка үстерергә киңәш итә. Җәй буе карап, су сибеп үстергәч, көзен тәмәкене киптереп, ваклап-турап Мөслим базарына илтеп сата яки азык-төлеккә алмаштыра. Гаилә ачлы-туклы, михнәтле елларны шулай кичерә. Әтиемнән берничә кат Җиңү көне ничек истә калды дип сораганым булды:
— 9 нчы майда без авылдан ерак басуда, чәчүдә идек. Кайдандыр томырылып ак айгыр килеп чыкты, өстенә брезент «кожан» кигән җайдак «Сугыш бетте!» дип кычкырды. Без дә шатланып авылга йөгердек. Ишегалдына кергәч, баскычта утыручы әниемне күрдем. «Җиңү» дип сүземне башлаган идем, ул «Ә әтиең кайтмас инде, балам», — дип елап җибәрде...
Сугыш елларында авылларда эреле-ваклы түрәләр халыкка бик каныккан булсалар да, күпчелеге алай ук әшәке булмаган. Мәсәлән, әтигә Минзәләгә китәр алдыннан авыл советында белешмә тутырганда фамилиясен үзгәртеп язарга киңәш итәләр. Чөнки бабасы «раскулаченный», әтисе фронтта хәбәрсез югалган... Шулай итеп, әти Мәликов урынына Вагыйзов фамилиясе белән педучилищега укырга керә. Атна саен диярлек 60 чакрым араны җәяү йөргәннәр. Бервакыт кыш Матвеевка авылына кунарга кергәч, юеш тунны мич артына киптерергә куя. Төнлә итәгенә ут кабып, яртысы янып бетә…
Ачлы-туклы килеш, киемсезлеккә җәфа чигеп сугыштан соңгы авыр елларда әтием педучилищеда укуын тәмамлап, диплом ала. Актаныш районындагы Яңа Әлем балалар йортында берничә ай гына эшләп өлгерә, армиягә чакыру килә. Хәрби хезмәтен әтигә бик еракта — Сахалин утравында урнашкан авиация дивизиясендә узарга туры килә. "Учебка"ны узгач, Яхъя Вагыйзовка өлкән сержант званиесе биреп, реактив МиГ-15 истребительләренә аэродром механигы итеп билгелиләр. Бу бик җаваплы эш була, чөнки беренче реактив истребительләр бик тиз кабынып китүче ягулык (гептил) кулланалар. Бер механикның ремонт вакытында гайка ачкычы самолет канатыннан төшеп китеп, бетон мәйданчыкка бәрелгәч очкын чыга. Кисәк янгын башлана, самолетка ут каба һәм очкычны зур көч куеп кына саклап калалар...
Күп еллар узгач әтиемнең архивында авиадивизия командиры кул куйган Мактау грамотасын таптым. Рус телен яхшы белүе һәм бик матур язуы сәбәпле Яхъя Вагыйзовка шулай ук хәрби частьнең штабында писарь вазифасын йөклиләр. Авиация гаскәрләрендә квалификацияле кадрлар җитмәү сәбәпле, срогы озайтылып, өлкән сержант Вагыйзовка 4 елга якын хәрби хезмәт узарга туры килә.
Фәрит Вагыйзов, Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы
1нче фотода: Вагыйз Мәликов. / Фото шәхси архивтан.
2нче фотода: Яхъя Вагыйзов (сулда) хәрби хезмәттә. / Фото шәхси архивтан.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев