Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
БӨЕК ҖИҢҮНЕҢ 80 ЕЛЛЫГЫНА

Бөек Җиңү хакына

Казбек Ризванов, отставкадагы майор, Стратегик максаттагы ракета гаскәрләре ветераны истәлекләре.

Язма авторы Казбек Ризванов. / Фото шәхси архивтан.

Гомеремнең шактый елларын хәрби хезмәткә багышлаган кадровый офицер буларак, минем хәзерге сәясәткә, халыкара вәзгыятькә карата төпле фикерем, анык карашым бар. Дистә еллар буе тупланган тормыш тәҗрибәмә нигезләнгән бу инануларымнан мине беркем дә ваз кичтерә алмый.

Илебезнең табигый байлыклары бихисап күп, чит ил башлыкларының аларга кызыгуы — табигый хәл. 1917 елда Октябрь революциясе җиңгәннән соң, каршылыклар аеруча арта. «Декрет о мире», «Декрет о земле», «Декрет о предоставлении оплачиваемого отпуска женщинам по беременности и родам», сигез сәгатьлек эш көне, елга бер тапкыр түләүле отпуск һ.б. Җир, җитештерү җиһазлары — дәүләт карамагында, димәк, бөтен халык карамагында. Кешеләрнең сәламәтлеген саклау, белем алу түләүсез; шәһәрдә — квартирлар, авылда җир бушлай. Дөньяның кайсы илендә, кайчан булган мондый хәл?! Капиталистлар бу хәлләргә түзеп торамы соң? Әлбәттә, юк! Совет Россиясендәге тәртипләрне таләп итеп, үз халыклары күтәрелеп чыгарга мөмкин бит. 

Әнә шуңа да, Россиядә революция җиңгәннән соң, илдә гражданнар сугышы башлана, аклар армиясе революцияне бастырырга тели. Европа, Америка, Япония дәүләтләре даирәләре Совет иленә ябырыла, революцияне юк итәргә 14 илдән гаскәр керә. Әмма революция җитәкчеләренең зирәклеге, гади халыкка үтемле итеп аңлата белүе нәтиҗәсендә, 1922 елдан Советлар Союзы тыныч тормышка күчеп, дөньякүләм уңышларга ирешә башлый. Әмма капиталистлар тынычланмый. Беренче бөтендөнья сугышында җиңелгән Германияне сугышка әзерли башлый, реваншка өнди.

Советлар иленең уңышлары никадәр зур булуга карамастан, сугыш җимергән сәнәгатьне торгызу, яңа уңышларга ирешү, авыл хуҗалыгын күмәкләштерү, укый-яза белмәгән халыкны белемле итү өчен ике дистәдән дә ким ел — бик кыска вакыт. Германия белән сугышның котылгысызлыгын аңлаган җитәкчеләребезнең тырышлыгына карамастан, бу кыска вакытта ил киләсе сугышка әзерләнеп өлгермәде. Немец фашистлары гаскәрләренең Мәскәүгә килеп җитүләре, Ленинградны камап алулары, Сталинградта Идел ярларына килеп җитүләре шуның белән бәйле. Әмма шул хәлдә дә илебез, халкыбыз, җитәкчеләребез югалып калмады. Яше-карты, балалар-үсмерләр сугышчыларыбызга ярдәмгә ашыктылар, тыл белән фронт берләште. Газинур Гафиятуллиннары, Александр Матросовлары, Виктор Талалихиннары, Зоя Космодемьянскаялары, «Яшь гвардияче»ләре булган илне җиңү мөмкин хәл түгелдер... 

Хәзер илебез яңадан сугышка керергә мәҗбүр булды. Безнең «дусларыбыз, партнёрларыбыз, коллегаларыбыз«ның «осталыгына» ис китәрлек! Ул чактагы дәүләт җитәкчеләребез Горбачёвны, Ельцинны шундый тупас «сәяси хаталар» ясарга нинди юллар белән ирештерә алдылар икән алар?! Ике аерым Германияне куштылар, «Варшава килешүе» гаскәрләрен тараттылар, элекке социалистик илләрне НАТО үзенә кушмаячак, дигән сүзгә бернинди документларсыз ышандырдылар, Советлар Союзын таркаттыруга ризалаштырдылар хәтта. Хәзер «дусларыбыз», үзләрен «салкын сугышта» җиңүчеләр дип исәпләп, Украинаны Россиягә каршы куеп, НАТО гаскәрләрен Россиянең борын төбенә урнаштыру турында хыялландылар. Табигый ки, Россия бу хәлләргә читтән генә карап торырга тиеш түгел иде — сугышка керергә мәҗбүр булды...

Әтиебез сугышка үз теләге белән киткән. 1940 елда аны ВКП(б) район комитеты тәкъдиме белән Ширәмәтнең май заводы директоры итеп куйганнар. Сугыш башлангач, завод хезмәткәрләренә бронь биргәннәр — армияне сөтмай ризыклары белән тәэмин итүче завод бит инде. Коммунист, мәктәп директоры, авылның күренекле кешесе, тап-таза ир-егет — броньга салынып яши аламы тылда? Берничә тапкыр райкомда мәсьәләне кабыргасы белән куйгач, район җитәкчеләре ризалашалар — «сугышка, ди бит, ялга дими».

Карам Бакир улы Ризванов. / Фото шәхси архивтан.

Ел ярымнан «За отвагу» медале, «Слава» ордены белән бүләкләнеп кайтты. Сугыш беткәч «За победу над Германией» медале килде. Сугыш бетеп, исән калган җитәкчеләр районга кайта башлагач, әтиебезне «Кызыл Тау» колхозын житәкләргә авылга жибәрәләр.

Ул замандагы авырлыкларны сөйләп бетерә торган түгел. Ир-егетләр — сугышта, хатын-кыз, карт-коры, балачага «Кызыл Тау» колхозында эшли. Игеннәрне урганнан соң, укучы балалар башак җыярга чыгалар иде. Йорт саен көл, кош тизәге җыялар, басуга чыгаралар. Кибеткә вакыт-вакыт берәр мичкә аракы белән керосин кайткалый — бүтән товар юк. Халык үз бакчасына киндер чәчеп, шуны эшкәртеп, эрләп җепкә әйләндереп, агачтан ясалган станокта тукыма тукып, шуннан кием-салым, сөлге-тастымал тегә иде. Йоннан итек басалар, тула ясыйлар. 

Бөек Ватан сугышы тәмамланганда мин беренче класста укый идем. Күп нәрсәләрне әле дә хәтерлим. Беренче булып мәктәптән мин кайттым, аннары Нил абыем, Флёра апам. Иң ахырдан әниебез кайтты да: «Балалар, сугыш беткән», — диде. Шатлыклар — чиксез. Димәк, озакламый Марс абыебыз, Изаил абыебыз сугыштан әйләнеп кайтачак. Әтиебез инде, ел ярым сугышып, өч тапкыр яраланып, икенче группа инвалид булып, Свердловск (хәзерге Екатеринбург) госпиталеннән өйгә кайткан иде. Аны шунда ук ВКП(б) район комитеты Түбән Чаллыга «Память Ильича» колхозына рәис итеп җибәрде. Бер-ике елдан Ширәмәткә башкарма комитет рәисе урынбасары итеп күчерделәр. Тормышлар бераз җиңеләйде. Марс абыебыз япон сугышында катнашып, Изаил абыебыз сугышка барып җитмичә (1927 елгы) исән-сау өйгә кайттылар. 

Марс Карам улы Ризванов. / Фото шәхси архивтан

Сугыш бетү белән тормышлар тиз генә җиңеләймәде. Кулсыз-аяксыз сугышчылар үзләре ярдәмгә мохтаҗ. Чишмә урамында яшәүче Миңневәли абзый бар иде — ике күзен сугышта имгәткән. «Аяз көнне кояшның кайда икәнен чамалыйм», — дия иде. Сәлам биргән кешегә исеме белән эндәшә иде үзе. «Тавышыңнан таныйм», — дип әйтә иде. 

Колхозның «полуторка» машинасы шофёры Осип дәдәй белән сугышка китеп югалды. Кызыл Чапчак янындагы МТСтан чылбырлы НАТИ, зур тәгәрмәчле ХТЗ тракторлары килеп, җирне сукалый иде. Кулдан чәчәләр, урак белән уралар, "марҗа башлары"на куеп торалар, ындыр табагына кайтарып, кулдан сугалар иде. 

Районнан җибәрелгән план тулмыйча, халыкка икмәк бирергә рөхсәт юк — иң элек армияне тәэмин итәргә кирәк. Авыл халкы балтырган, кукы, кузгалак, кычыткан, гөмбә, чикләвек җыйды — барысы да ризык була иде. Барлы-юклы онга киптергән, ваклаган юкә яфрагын, киптереп тегермәндә тарттырган элмә каерысын, пешкән бәрәңге кушып, ипи (ипи димәсәң, хәтере калыр) пешерәләр иде хуҗабикәләр.

Шундый авырлыкларга карамастан, яшьлек үзенекен итә бит инде. Яшьләр колхоз эшеннән кайтып, тула оекларын, чабаталарын чистаракка, яңага алыштырып, клубка "вечер"га чабалар иде. Клуб авыл уртасындагы таш амбарда иде. Айга берничә тапкыр авылга кино килә. Башта ул тавышсыз кино иде. Киномеханик ике-өч егетне бушлай кертә иде, алар — "динамо-машина«ны әйләндерүчеләр. Аның куәте кинога җитә, тавыш урынына аста титр языла иде. Киномеханик башыннан ахырына кадәр үзе сөйли иде эчтәлеген. Үлү хәбәрләре килеп тора, бөтен авыл белән кайгыра-хәсрәтләнәләр. Әмма халыкта, сугышның ни кадәр дәһшәтле авырлыкларына карамастан, төшенкелек юк, җиңүгә ышаныч зур. 

Ул заманда да, хәзерге шикелле, укытучылар җитәрлек булмагандыр инде. Аларны, хәрбиләрне йөрткән шикелле, кая кирәк булса, шунда күчереп йөрткәннәр. Түбән Уратмада башлангыч мәктәпне җидееллык итеп үзгәртергә дип, безнең әти-әниебезне 1937 елда Югары Шепкәдән Түбән Уратмага җибәргәннәр. Каюм абыйларның алты почмаклы йортында бер ел яшәгәнбез. Шуңа минем апа-абыйларым төрлесе төрле җирдә туганнар — Мәндәйдә (хәзерге Азнакай районы), Күтәмәледә (хәзерге Сарман районы), Яр Чаллыда. Мин генә Уратмада 1938 елда туганмын. Әтиебез: «Чегән тормышы белән яшәп булмый, биш бала белән бүтән күченеп йөрмибез, Уратмада йорт салабыз», — дигән. Авыл нык, буш пуҗымнар юк, бәләкәй чуваш урамының иң кырыена йорт салып керәләр. 

Без, чуваш балалары белән бергә үскәч, чуваш телен белә идек. Чуваш күршеләр бүген дә очрашканда минем белән чувашча сөйләшә. Башта арткы өебез янды. Берничә елдан мунча, сарай, абзарлар янгач, 1950 елда берүзе торып калган йортны мәчет каршындагы буш пуҗымга күчердек... 

Уңышлар бик чамалы булу сәбәпле, икмәкнең күләме аз була иде. Дәүләт йөкләмәсен тутырганнан соң колхозчыларга бирерлек икмәк калмаган еллар да булды. Тамагы ач кешедән эш таләп итеп буламы?! Шундый елларның берсендә, колхоз рәисе, идарә әгъзалары белән киңәшеп, халыкка бераз икмәк бирергә була. Халыкның күңеле күтәрелә, эшләр бераз җанлана. Әмма мондый закон бозу турында райком белгәч, рәисне райкомга чакыртып, партбилетын чыгарып салырга кушалар. Ул заманда аннан катырак җәза инде төрмә генә иде. Дәүләткә икмәк тапшыру йөкләмәсе вакытында үтәлгәч, рәискә партбилетын кире бирәләр... 

Үзем бишенче класста укыганда ук офицер булу турында хыяллана идем. Уратмада җиде класс укыгач, Ширәмәттә урта мәктәпне тәмамлагач, хәрби комиссариат мине Вольск шәһәрендәге хәрби авиация училищесына укырга җибәрде. Ике ел Ил-28 беренче реактив бомбардировщикка укыгач, өченче курстан безне Стратегик максаттагы ракета гаскәрләренә күчереп, Р-2 (8Ж38) ракетасына укыта башладылар. Хрущёв заманы бит инде. Атом-төш коралы бар, әмма аны кирәк җиргә илтеп җиткерү өчен самолёт ышанычлы түгел, ракета кирәк. Армиянең санын арттырмыйча, башка гаскәрләр бәрабәренә Стратегик максаттагы ракета гаскәрләрен булдыру башланды. Училищены тәмамлап, Эстониянең Балтик диңгезе ярында урнашкан Һаапсалу шәһәренә килеп, ракета полкында хезмәт итә башладым. Ярты елдан Латвия башкаласы Ригадагы югары ракета училищесына Р-12 (8К63) ракетасына укырга җибәрде полк командованиесе. Р-2 ракетасы 600 чакрымга оча торган булса, бусы инде 2000 чакрымга оча торган булып, Көнбатыш Европаның барлык илләренә дә барып җитәрлек иде. 

1967 елда мине Литвага, Каунастан 15 чакрымдагы Кармелава авылында урнашкан дивизиягә күчерделәр. Полк ике дивизионнан тора. Беренче дивизион яшәгән йортларыбыздан 25 чакрымда, шунда ук полк штабы урнашкан. Икенче дивизионга 7 чакрым. Мин шунда стартовая батарея команда пунктында хезмәт иттем. Аннан полкның команда пунктына күчтем. 

Хезмәтне төгәлләп, армия белән хушлашып, туган җирне бик сагынып, майор званиесендә Түбән Камага кайтып төштем. ЖБИ заводында компрессорлар станциясе начальнигы, кадрлар бүлеге начальнигы, аннан партоешма секретаре булып, тугыз ел эшләдем. Яңа оешып килгән «Милосердие» үзәгенә директор кирәк булгач, анда биш ел эшләдем. Хәрби комиссариатта буш урын булу белән, бик теләп, анда унике ел эшләдем. Анысы инде бигрәк тә күңелгә ятышлы иде — армиягә әйләнеп кайткан шикелле булдым. Армиядә 27 ел, армиядән соң 26 ел, җәмгысы 53 еллык стаж белән ялга киттем. Әле анда да эшсез тормадым — иҗтимагый эшкә чакырдылар. Ветераннар Советы рәисе В. Петров, авылдашыбыз Габдулла абый Әһлиуллин авырый башлагач, мине үзенә район буенча урынбасары итеп чакырды. Ул киткәч, рәис итеп Г. Китанов сайланды, аның урынбасары булдым. Инде тәмам өлкәнәеп, хәтер начарлана башлагач, 2022 елда аннан да киттем. 

Әмма хәзер дә тик тормыйм. «Совет офицерлары берләшмәсе» иҗтимагый оешмасы барлыкка килде, шуның Түбән Кама бүлекчәсен оештырдык. Уку йортларына безне бик теләп чакыралар. Укучылар, студентлар белән очрашабыз, узган һәм хәзерге сугышлар турында сөйләшәбез. Кызыксыналар, сораулар бирәләр. Табутта кайткан сугышчыларыбызны соңгы юлга озатуда катнашабыз. Районыбыз авылларында да җирлибез, туганнары теләгәндә башка районнарда да. «Инде ни эшлим икән», — дип аптырап тормаган кешегә эш табылып тора. Хәерле булсын, яшь әле мин — йөз яшькә җитәргә тагын 13 ел бар. Әле сугышта катнашкан ветераннарыбызның да берничәсе исән. Шуларның берсе Япон сугышыннан исән кайткан, октябрь аенда йөз яше тулган, үз аягында йөргән, үз акылындагы Мирсәяф абый Камалов Колмакчыда кызы Гөлүсә, улы Вахит карамагында яши. Бер сугышчыбызны Колмакчыда җирләгәндә янына кереп, хәлен белеп чыктым.

Казбек Ризванов, отставкадагы майор, Стратегик максаттагы ракета гаскәрләре ветераны.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев