Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
БӨЕК ҖИҢҮНЕҢ 80 ЕЛЛЫГЫНА

Берьюлы ике музей ачылды

Иске Чишмә авылы мәктәбендә Бөек Ватан сугышы һәм махсус хәрби операция каһарманнарын истәлеген мәңгеләштерделәр.

Биредә якташ сугышчыларга багышланган музейлар ачылды. Тантаналы чарага бик күп кунаклар җыелды. 

Иске Чишмә авылында туып үскән солдатларның шәхси әйберләре, медаль һәм орденнар, кораллар, патроннар. Бөек Ватан сугышына багышланган экспозиция шушы җирлектән чыккан горур егетләрнең сугышчан батырлыклары турында сөйли. 

Әнә алар, иске фотолардан безгә карап тораларсыман. Музейда солдатларның һәркайсы турында истәлекләр, язмалар саклана. Аерым урынны монда Советлар Союзы Герое Иван Болодуринга багышланган экспозиция алып тора. Әлеге дәрәҗәле исем аңа Днепр елгасын кичкән вакытта командованиенең хәрби бурычларын үрнәк итеп башкаруы һәм шул вакытта күрсәткән батырлыгы өчен бирелгән. Экспозициядә шушы авылда туып үткән өлкән сержант, очучы-сынаучы Николай Эминентов турындагы материаллар да урын алган. 

Бу музейны тулыландыруга бөтен авыл халкы көч керткән. Кешеләр сугышта катнашкан бабаларының әйберләрен, бүләкләрен, хәрби билетларын алып килгәннәр. Күп экспонатларны үз бакчаларыннан, якын тирә урманнардан тапкан булганнар. Алар арасында моннан 80 ел элек шартлаган гранаталар, гильзалар, снаряд кыйпылчыклары бар. Болар барысы да хәзер музейда саклана. 

Иван Болодурин исемен йөртүче Бөек Ватан сугышы музее моңа кадәр дә мәктәптә эшләп килгән инде. Ләкин моннан алты ел элек 2020 ел чыгарылыш укучылары белән берлектә аны яңарту, кызыклырак, заманчарак итү идеясын күтәреп алалар. «Укучылар бу уйны хуплап алдылар, бик зур эшләр башкарып чыктылар. Ул ковид чоры иде, шуңа музейны ачу кичектерелде. Аннары махсус операция башланды. Һәм инде бездә тагын бер уй туды, шушы хәрби операциягә багышланган тагын бер музей булдыру. Шул вакытта без Татарстан Республикасы гранты оттык һәм аның акчасын шушы ике музей өчен җиһазлар, техника алуга сарыф иттек», — дип сөйләде Иске Чишмә мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ирина Шахова.

Махсус операция каһарманнарына багышланган Хәрби дан музее инде бүгенге көн геройлары турында сөйли. Монда шулай ук сугышчыларыбызның фотолары, солдат киемнәре, хәрби көнкүрештә кулланылучы кирәкяраклар урын алган.

Балалар һәм укытучылар үз куллары белән хәрби блиндаж инсталляциясен булдырганнар. Аның эчендә балалар ясаган рәсемнәр, окоп шәмнәре, хәтта дога кылу почмагы да бар. Музейда аерым урынны гуманитар ярдәм турында сөйләүче экспозиция алып тора. Биредә окоп шәмнәре, коры душлар, маскировка челтәрләре, волонтерлар кулы белән бәйләнгән киемнәр бар. 

Махсус операциядә хәрби бурычын үтәгән вакытта һәлак булган якташларга мемориаль ачылган. Шушында ук әлеге мәктәпне тәмамлаган, «Алга» батальоны сугышчысы Руслан Сәмигуллинга багышланган «Герой партасы» да урнашкан. Моннан тыш, музейда хәзерге вакытта фронт сызыгында илебез тынычлыгы өчен көрәшүче солдатларның фотолары да бар. Аларның исәнимин кайтуларын түземсезлек белән өйләрендә көтәләр. 

Музейларны ачу тантанасында дәрәҗәле кунаклар, шәһәр һәм район җитәкчелеге вәкилләре, хәрби комиссар, МХО һәм «Сугышчан туганлык» ветераннары бар иде. Һәркем музейларның әһәмиятен, аларның бай эчтәлекле булуын ассызыклады. Мәктәп укучылары, укытучылары, авыл халкына чиксез зур тырышлыклары, экспозицияләр булдыруга керткән өлешләре өчен рәхмәт сүзләре ирештерделәр. 

«Монда барысы да бик уйлап эшләнелгән, ике музейга да тирән мәгънә салынган. Менә карап уздык, хәтта тамакка төер утыра. Яшьләр өчен бу бигрәк тә кирәк. Геройларыбызны онытырга ярамый, тарихны белергә, каһарманнарыбызга рәхмәтле булырга кирәк», — дип фикере белән уртаклашты Әфган сугышы ветераны Павел Соловьев. 

Без тарихны истә тотканда гына киләчәгебез бар. Бу сүзләр биредә шигарь итеп куелган. Музей биналарында батырлык дәресләре, ветераннар белән очрашулар үткәрергә планлаштыралар. Якташ геройларның язмышы белән якыннанрак танышырга, аларның искә алырга теләгән һәркем өчен музей ишекләре һәрвакыт ачык.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев