Бер гасыр гомер!
Әлеге язма Колмакчы авылының «ак әби»се, авылның иң хөрмәтле кешесе Асия апа Фәйзетдинова турында.
Асия Хәнәфи кызы — авылыбызның иң өлкән кешеләренең берсе. Бөтен гомерен балалар укытуга багышлаган, үз авылы белән горурланып яшәгән Асия апабыз шушы көннәрдә 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шул уңайдан, авылыбыз мәдәният йортында «Бер гасыр гомер» дип аталган тантаналы зур чара узды.
Мәдәният хезмәткәрләре Миләүшә Исмәгыйлева һәм Вәсилә Фәйзетдинова сәхнәне темага туры китереп, искиткеч матур итеп бизәп юбилярны каршы алдылар, аңа сәхнә түрендә урын бирелде. Юбилярыбызга багышлап, бербер артлы матур җырлар яңгырады.
Китапханәче, авыл тарихын тирәнтен өйрәнүче буларак, мин үзем әзерләгән һәм күрсәткән презентация залдагы беркемне дә битараф калдырмады. Мин 35 слайд аша, Асия апаның 36525 көн тормышын тамашачыларга җиткерергә тырыштым.
Тантаналы чарада Түбән Кама муниципаль районы башлыгының авыл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Альфред Галим улы Нигъмәтҗанов, мәгариф системасы ветераннары советы рәисе Рәшит Госман улы Галиәхмәтов, мәгариф системасы профсоюз оешмасы рәисе Светлана Владимировна Баринова, Елантау авыл җирлеге башлыгы Владимир Александрович Лебедев катнашты.
Юбилярга Россия Президенты В. Путиннан котлау открыткасы, «1941-1945 елдагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә — 80 ел» медале тапшырылды.
Тынгысыз җан булгангадыр, Асия апа кайчан карасаң да гел хәрәкәттә, сәламәтлегенә зарланмый, тормышыннан канәгать булып, дөнья яңалыклары белән кызыксынып яши. Аны күргән саен йомшак итеп эндәшүенә, матур сөйләшүенә сокланам. Ул урамнан килгәндә, кояш чыккан кебек — үзенең эчкерсез елмаюы, җылы карашы, нурлы күзләре белән үзенә җәлеп итеп тора. Авыл укытучысы — гел игътибар үзәгендә. Аның яшәү рәвеше дә, сөйләшүе дә, киенүе дә башкалар өчен үрнәк...
Асия Хәнәфи кызы Фәйзетдинова 1925 елның 29 февралендә Яңа Чишмә районы Колмакчы авылының Нурия апа белән Хәнәфи абый Мәҗитовлар гаиләсендә дөньяга килә. Әти-әнисе ул заман өчен авылның укымышлы кешеләреннән саналган, кызларын да белемле итү өчен көчләрен кызганмаган.
Сигез яшь тулгач, Асия апа Колмакчы авылы мәктәбенә укырга керә. Авылда мәктәп дүрт еллык кына була. Аны тәмамлаганнан соң, аркасына атналык ризыклар һәм дәреслекләр күтәреп, урман, тау һәм елга аша, 12 километр ераклыктагы Зирекле авылына укырга йөреп, җидееллык белем ала.
Әле җитлегеп тә бетмәгән кызларны әкренләп кыр эшләренә тарта башлыйлар. Асия апаның уңганлыгын, булдыклыгын, зирәклеген бик тиз күреп алалар. Аны «Интернационал» колхозында төрле эшләрдә эшләп йөргән җиреннән, кырчылык бригадиры итеп куялар...
Бөек Ватан сугышы башлана, тормыш авырайганнанавырая. Асия Мәҗитованы, тракторчы һөнәрен үзләштерү өчен, Зирекле МТСына жибәрәләр. Авыр сугыш барганда, иптәш кызы Шәмсегаян белән көне-төне кырда тракторда эшлиләр. Асия шул ук вакытта хисапчы эшләрен дә башкара. Шушы фидакяр хезмәте өчен, ул 1946 елда «За доблестный труд в годы Великой Отечественной Войны 1941-1945гг» медале белән бүләкләнә...
1949 елны Колмакчы авылына урман кисүчеләр килә. Алар арасындагы Мансур Хәйдәр улы Фәйзетдиновның яшь укытучы кыз Асиягә күзе төшә. Озакка сузмыйча туй ясыйлар. Тик аларга бергә озак яшәргә насыйп булмый, Мансур абыйны армиягә алалар. Ул анда 4 елга якын хезмәт итә.
Асия апаның белемен районда да күреп алалар һәм Колмакчы авылының башлангыч мәктәбендә укытучы булып эшләргә тәкъдим итәләр. Беренче көннәрдән үк ул балаларны яратып, аларга бөтен күңел җылысын биреп укыта һәм тәрбия кыла, үзен кешелекле, гадел мөгаллим, оста оештыручы итеп күрсәтә. Шул ук вакытта үзенең коллегаларына, ата-аналарга да үзенең төпле фикерләрен, киңәшләрен кызганмый...
Армия сафларыннан кайткач, ире Мансур абый Казан ветеринарлар әзерләү техникумының 4 еллык көндезге уку бүлегенә укырга керә. 1958 елны укуын тәмамлап, Чистай башкарма комитетына эшкә җибәрелә. 1958-1967 елларда Мансур абый, партия кушуы буенча, Чистай районының төрле авылларында колхоз председателе, баш зоотехник, мал табибы булып хезмәт куя. 1967 елда үзебезнең авылга кайтып, баш зоотехник булып эшли башлый, шул ук вакытта читтән торып Бауман исемендәге Казан ветеринария институтында укый. Институт тәмамлаган ире Асия апага авылдан китәргә тәкъдим ясый, ә ул авылга, үзенең укучыларына, әти-әнисенә булган мөнәсәбәтенә хыянәт итәргә теләми һәм хезмәт юлын Колмакчы мәктәбендә дәвам итә.
Колмакчы авылында җидееллык мәктәп ачылганда Асия апа Чистай педагогия училищесын тәмамлаган була инде. Ул югары сыйныфларда татар теле һәм әдәбияты укыта башлый. Туган телне төрле яктан үстерү өчен үзеннән зур өлеш кертә.
Авылыбызның олысы да, кечесе дә Асия апаны ярата, хөрмәт итә, аның укучылары үзләренең укытучыларын онытмый, бәйрәмнәрдә аның өстәленнән чәчәкләр өзелми, гомер бәйрәмнәре уңаеннан күпсанлы котлаулар һәм рәхмәт сүзләре кабул итә. Асия апаның укучылары 100 яшьлек юбилей чарасына да зал тутырып килеп, сәхнәдән үзләренең рәхмәт сүзләрен җиткерделәр, апаларын чәчәкләргә күмделәр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Шунысы бигрәк тә куандыра, авыл мәктәбе ябылуга карамастан, Колмакчы авылы мәктәбенең директоры булып эшләгән Ринат Гыйлаев, нинди генә бәйрәм булмасын, ветеран укытучыны өйләренә барып котлый, сөйләшеп утыра һәм һәрвакыт хәлләрен белешеп тора.
Асия апаның 100 яшьлек юбилеенда, Ринат Рафис улы җитәкчелегендә мәктәп коллективы сәхнәгә чыгып, үзләренең котлауларын җиткерделәр һәм бүләкләр тапшырдылар.
Фәйзетдиновлар гаиләсе үзләре дә менә дигән биш ул һәм ике кыз үстерә. Бу гаиләдә балалар тырыш, тәртипле булып үсәләр, тормышта үз урыннарын табып, төрле җирләрдә, үз гаиләләре белән яшиләр. Кызганыч, Асия апаны бала хәсрәте күрү дә читләтеп узмаган. Асия апага ике улын җирләү кайгысын татырга туры килә.
Хәзерге көндә Асия апа улы Зиннур, килене Вәсилә гаиләсендә кадерле әни, әби булып, тыныч кына тормыш йомгагын сүтә. Ул балаларының, оныкларының һәм оныкчыкларының уңышларына сөенеп, аларга киңәшче, рухи таяныч булып көн кичерә.
Дания Гайфиева, Колмакчы авылы китапханәчесе
Фото шәхси архивтан.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев