700 кеше сафта: Түбән Камада Җиңү Парады ничек узды
9 майда бөтен ил Бөек Җиңү көнен билгеләп үтә. Нәкъ менә шушы көнне, 80 ел элек, кешелек тарихында иң канкойгыч сугыш тәмамлана.
Кызганычка, ул канкойгыч сугышның шаһитлары елдан-ел кими бара. Хәзер Түбән Кама районында 310 ветеран яши. Аларның батырлыгы бәяләп бетергесез.
«Бөек Ватан сугышы һәр йорт, һәр гаилә аша узды. Фронтка киткән 700 меңнән артык татарстанлының яртысыннан артыгы сугыш кырларында батырларча һәлак була. Ватаныбыз өчен гомерләрен биргәннәрнең истәлеге күңелләребездә мәңгегә калачак», — дип билгеләп үтте ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов.
Җиңү өчен совет халкы кыйммәт бәя түли. Яшь буынның бурычы — ул вакыйгалар турында истәлекне саклау. Башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы Радмир Беляев билгеләп үткәнчә, түбәнкамалылар хәзер дә СВО зонасында бурычларны үтәп, лаеклы хезмәт итә.
«Бүген безнең якташларыбыз, бабаларыбыз кебек үк, Ватаныбызны батырларча саклыйлар, махсус хәрби операциядә катнашалар, Россиянең тыныч киләчәген саклап, чын батырлык һәм кыюлык күрсәтәләр. Бу көнне без сугышчыларыбызга фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәбез. Без Ватанны саклауга гомерләрен биргән махсус хәрби операциядә катнашучыларның якты истәлеге алдында баш иябез», — дип ассызыклады Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Радмир Беляев.
Һәлак булганнарны бер минут тынлык һәм корал залпы белән искә алдылар, ә соңыннан күккә ак күгәрченнәрне очырдылар.
Бу вакытта Җиңү Парады башлануга барысы да әзер иде инде. 27 расчет плацка тезелде. Быел парадта 700 дән артык кеше катнашты. Нигездә бу мәктәп укучылары һәм студентлар. Бөек Ватан сугышы геройларының оныклары һәм оныкчыклары.
Традиция буенча парадны барабанчылар взводы ачты. Аннары Җиңү мәйданына Җиңү Байрагының күчермәсен алып чыктылар. Бүген парадны Түбән Кама хәрби комиссары Газинур Ситдыйков кабул итте. Аның командасы буенча расчетлар хәрәкәткә килде.
Расчетлар Җиңү мәйданы буйлап төгәл адымнар белән барды. Барлык взводларны узарга 20 минут чамасы вакыт китте. Бу вакыт эчендә оркестр сугыш елларының биш көен уйнарга өлгерде. Расчетлар узганнан соң, теләге булган һәркем Җиңү Монументына чәчәкләр сала алды.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев