25 түбәнкамалы патриотик велоузышта 80 чакрым юл үтте
Велосипедчылар юлы Прости һәм Бетьки авыллары аша уза. Соңгы нокта — Круглое Поле бистәсе.
Түбән Камалылар «Җиңү өчен 80 км!» патриотик велоузыш кысаларында 80 чакрым юл үтте.
Шәһәр администрациясенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, чарада барлыгы 25 түбәнкамалы катнашкан. Велосипедчылар юлы Прости һәм Бетьки авыллары аша уза. Соңгы нокта — Круглое Поле бистәсе.
«Катнашучылар яшь армиячеләр белән аралашты һәм Җиңү монументлары янында геройларны искә алды. Бу велосипедта йөрү генә түгел, бу безнең бабаларыбызның батырлыгына хөрмәт белән сугарылган сәяхәт», — дип сөйләделәр оештыручылар.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев